Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда машиналарны һәм бакча йортларын талыйлар

Агымдагы елның ун аенда шәһәребездә 344 машина һәм 45 бакча йорты таланган. Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда азрак. Бу хакта Эчке эшләр идарәсендә узган брифингта Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы буенча идарәсе җинаятьчеләрне эзләү бүлеге нең оператив-эзләү бүлеге башлыгы урынбасары Рифкат Бадыгин сөйләде. Машиналарны бикләп йөрегез Машиналарны, гадәттә,...

Агымдагы елның ун аенда шәһәребездә 344 машина һәм 45 бакча йорты таланган. Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда азрак. Бу хакта Эчке эшләр идарәсендә узган брифингта Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы буенча идарәсе җинаятьчеләрне эзләү бүлеге нең оператив-эзләү бүлеге башлыгы урынбасары Рифкат Бадыгин сөйләде.

Машиналарны бикләп йөрегез

Машиналарны, гадәттә, төнге унбердән алып иртәнге сәгать биш аралыгында "чишендерәләр". Автомобильләрдән видоерегистраторлар, магнитолаларны һәм аларның панельләрен, авторадарларны урлыйлар. Моннан кала салоннарда онытылып калган сумкалар, телефоннар да җинаятьчеләр игътибарыннан читтә калмый. Хәтта, кызыгырдай әйбер табылмаган очракта автомобильләрнең тәгәрмәчләрен яки аккумуляторларын салдырып китәләр.

- Машинаны берничә ысул белән ачалар: тәрәзәләрне ватып, йозакка ачкычны яраклаштырып, махсус сканер җайланма ясап һәм бикләнмичә калган ишекләр аркылы. Әйтергә кирәк, машиналарны, гадәттә, моңарчы хөкем ителгән яки наркотик кулланучы затлар талый. Алар аерым гына, төркемләп тә эш итәләр, - дип билгеләп үтте хокук сакчысы. Моннан тыш караклар мәгариф учреждениеләре янәшәсендә калган машиналарны да карап-күзәтеп тора. Ай башында гына теркәлгән очрак моның ачык бер мисалы. Баласын мәктәптән каршы алган арада бер ханымның салонда калган сумкасын урлап китәләр. Моны истә тотып, полиция хезмәткәрләре һәрвакытта да машиналарны бикләп яки анда кыйммәтле әйберләрне калдырмаска киңәш итә.

Гомумән, Рифкат Бадыгин билгеләп үткәнчә, машиналардан урлау очраклары еш кына шәһәребезнең Комсомол районына караган комплексларында күзәтелгән. Анда шундый 121 җинаять эше теркәлгән. Аларның 31е ачкланган. Урланган әйберләрне караклар "Гараж-500" базарында очсыз бәягә сатып җибәрә торган булганнар.

- Әгәр дә зыян салуның күләме 2,5 мең сумнан артса - җинаять эше кузгатыла. Бу суммадан аз булса - зыян салучы административ җаваплылыкка тартыла. Аның буенча кешегә 40 меңгә кадәр штраф салынырга мөмкин. Яки ул ике айдан алып бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә. Җинаять эшен бертөркем кеше башкарганда, каракларны биш елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр, - дип белдертте ул.

Машинадагы әйберләрне саклап калу өчен, полиция хезмәтләре транспорт чараларын автостоянкага куярга киңәш итә. Моннан тыш салонда каракларны кызыктырырдай видеотеркәгечләрне һәм антирадарларны калдырмау да сорала. Автомобильне яхшы яктыртыла торган урынга куеп, тәгәрмәчләргә махсус болтлар (секретные болты) кую да, машина йөртүчеләрнең милкен саклап калырга ярдәм итә.

Лесоцех һәм БСИ янындагы бакча ширкәтләрен талыйлар

Җинаятьчеләр бакча йортларында калган азык-төлекне, коралларны, көнкүреш техникасы җайланмаларын алып чыгып китәләр. Полиция хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, караклар, хәтта, бакча хуҗасы булган вакытта да, йортка кереп, кыйммәтле әйберләрне урлап китүдән тартынмыйлар. Бакча сезоны тәмамланганда исә, коралларны, көнкүреш техника җайланмаларын үзегез белән алып китү яхшы булыр. Гомумән, милекне саклап калуда бакча ширкәтләре рәисләренең өлеше зур. Видеокамералар урнаштыру, шлагбаумнар ясаттыру, яхшы сакчы кадрларны булдырганда урлау очраклары да булмый, дип билгеләп үтте полиция хезмәктәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев