Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мәгариф хезмәткәрләре арасында оештырылган төбәкара бәйгегә нәтиҗә ясадылар

Ноябрь аенда Чаллы мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе һәм "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясе белән берлектә "Яшь буынга әхлакый тәрбия бирү" төбәкара иҗади бәйгесе оештырып җибәргән иде. Педагоглар өчен мондый бәйге камааръягы зонасында тәүге тапкыр үткәрелде. Шушы көннәрдә автокалада аңа нәтиҗәләр ясадылар.

Бәйгедә Чаллы мәктәпләре һәм балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр, педагоглар һәм якын тирә район-шәһәрләрнең мәгариф хезмәткәрләреннән татар телендә шактый иҗади эшләр килде. Барлыгы 58 хезмәт кабул ителде. Аларга шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе белгечләре, Яр Чаллы Дәүләт педагогия университеты һәм Яр Чаллы педагогия көллияте фән эшлеклеләре, югары категорияле мөгалимнәре, "Шәһри Чаллы" газетасы журналистлары бәя бирде.

(рәсемдә 1нче урын иясе)

(рәсемдә 2 урын иясе)

16 нчы гыйнвар көнне редакция бинасында җинүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.

1 нче урынга Яр Чаллы шәһәре 82 нче санлы "Көнбагышкай" балалар бакчасы югары категорияле тәрбиячесе Ландыш Әнәсовна Исмәголова лаек булды, 2 нче урынны Яр Чаллы 86 нчы санлы "Электроник" балалар бакчасы тәрбиячесе Раушания Габделхаковна Сәлахова, 3 нче урынны Яр Чаллы 65 нче санлы "Машенька" балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Җиһангирова Роза Миннәмәҗитовна яулады. Җинүгә лаек булган эшләрдән кала, жюри тагын берничә үрнәк эшне атады.

Жюри әгъзаләре унай бәяләгән эшләр, чыннан да, мактауга лаек. Чөнки, балаларга әхлакый тәрбия бирү, аларга туры юлдан тайпылмыйча барырга ярдәм итү - бу зур хезмәт. Тәрбия бирү бер эш, ә шуны, тормыштан алынган мисаллар белән баетып, тулы бер материал әзерләп, халыкка җиткерү дә зур тәжрибә һәм тырышлык таләп итә. Шулай ук, әлеге эшләр арасында Каюм Насыри, Ризаетдин Фәхретдин тәгълимәтләренә таянып эшләнгәннәре дә бар.

"Балаларга әхлакый тәрбия бирү проблемага әйләнеп барган заманда, мондый конкурслар бик кирәк. Бу бит әле әхлакый яктан гына тәрбияләү тугел, ә милли әхлакый тәрбия бирү дә. Без милләтебезнен киләчәген тәрбиялибез. Әлеге катлаулы эшкә үзегезнең зур өлешегезне керткән өчен, сезгә зур рәхмәт", - дип узенең котлау сузләрен җиткерде "Шәһри Чаллы" газетасының баш мөхәррире Мирһади Разов.

"Яшь буынга әхлакый тәрбия бирү" бәйгесендә жинүчеләргә, тантаналы рәвештә, сертификатлар һәм истәлекле буләкләр тапшырылды. Өстәвенә, барлык унай бәяләнгән эшләр 2017 елда "Шәһри Чаллы" газетасында һәрдаим басылып барачак. Әлеге эшләрнең, газета укучыларга, шушы юнәлештә эш иткәндә, олы ярдәм булуында шик юк. Чөнки, язмалар барысы да, тормыштан, шәхси тәҗрибәдән алынган киңәшләр белән баетылып язылган. Киләчәктә мәгариф хезмәткәрләре арасында тагы шундый тәрбияви темаларга бәйгеләр үткәрү күздә тотыла.

Эльвира Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев