Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мохтаҗлар өчен кибет эшли

Шәһәрнең 27нче бистәсендә урнашкан "Октябрьское" сәүдә комплексында (халык телендә 110нчы универсам) бер үзенчәлекле бүлек эшли. Башка бүлекләрдән аермалы буларак, биредә алыш-биреш акча-товар мөнәсәбәтләренә түгел, ә игелеклелек, үзара ярдәм, кешелеклелек кебек хис-мөнәсәбәтләргә корылган. Хәйрия бүлеге сәүдә комплексы җитәкчесе Кенжекуль Жалакшаева инициативасы белән, илдә барган кризис вакытында шәһәрдәшләрнең, аеруча аз керемле кешеләрнең...

Шәһәрнең 27нче бистәсендә урнашкан "Октябрьское" сәүдә комплексында (халык телендә 110нчы универсам) бер үзенчәлекле бүлек эшли. Башка бүлекләрдән аермалы буларак, биредә алыш-биреш акча-товар мөнәсәбәтләренә түгел, ә игелеклелек, үзара ярдәм, кешелеклелек кебек хис-мөнәсәбәтләргә корылган.

Хәйрия бүлеге сәүдә комплексы җитәкчесе Кенжекуль Жалакшаева инициативасы белән, илдә барган кризис вакытында шәһәрдәшләрнең, аеруча аз керемле кешеләрнең хәлен бераз гына булса да җиңеләйтү ниятеннән ачылган. Эшли башлавына бер ай гына булса да, бүлектә "товар әйләнеше" күп сәүдә оешмаларын кызыктырырлык. Биредә көне буена кеше өзелми. Әйберләрне алып килүчеләр дә, үзенә кирәклесен табып, сөенеп кайтып китүчеләр дә җитәрлек.

Биредә әйберләрнең тәртип белән, карау-сайлау өчен уңайлы итеп урнаштырылуы да, дивардагы "Юмарт булып мохтаҗларга булышу - үзе бәхет!" һәм "Не оскудеет рука дающего!" дигән гыйбарәләр дә күзләрне иркәләп тора. Бүлек хуҗабикәсе - әйберләрне кабул итеп урнаштырып, хуҗасын "тапканнарын" төреп озатучы Галина Харитонованың кем булуына карамастан, һәр кешене елмаеп, ягымлы сүзләре белән каршы алуы, әйберләр сайлашырга булышуы, кирәксә, үз фикерен әйтүе дә һәркем күңеленә сары май булып ятадыр. Бер дә гаҗәп түгел, Галина Алексеевна гомер буе сәүдә системасында эшләп, лаеклы ялга чыккан. Кешеләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыра да, күңелен яулый да белә. Шундый булмаса, сигез елдан соң кабат чакырып та алмаслар иде аны.

"Директорыбыз Кенжекуль Бековна гаять тә игелекле эш башлап җибәрде. Көненә ничәмә-ничә кеше рәхмәтләр укып китә бит. Ярдәм итә алуыбызга үзебез дә бик сөенәбез, - ди Галина Алексеевна. - Кирәкле әйберен ала алмаган кешеләр махсус дәфтәргә ниләр кирәген язып, телефон номерларын калдырып китәләр, булгач шылтыратабыз".

Шундый исемлекне карагач, мохтаҗларга бик тә кирәк әйберләрне сатып алу өчен директор бухгалтериядән 20 мең сум акча да бирдерткән. Шул акчага Галина Алексеевна инвалид арбасында утыручы бер ир кешегә калын һәм юка трико, футболкалар, эчке киемнәр, оныгын ялгызы караучы Фәгыйлә исемле апа соравы буенча 12 яшьлек кызчыкка мәктәпкә йөрү өчен рюкзак, перчатка, колготки, оекбашлар, тагын бер апага 72нче размерлы җылы халат һәм башка әйберләр сатып алып кайтып өләшкән, бухгалтериягә хисап та биргән.

"Кирәкле әйберләрен алып китүчеләр рәхмәтләрен телдән генә түгел, язып та калдыралар", - ди Галина Алексеевна. "Шундый бүлек оештырган өчен рәхмәтләремне белдерәм. Киемнәр әйбәт, чиста, пөхтә, сайлап алып була. Рәхмәт инде оештыручыларга. Әйберләрне китерүчеләргә дә рәхмәт". "Спасибо большое за благое дело, что людям добро делаете. Не все можно купить. Вылкова Вера".

Рәхмәт белдерүчеләр арасында алты бала анасы да, ялгызы яшәүче өлкән яшьтәге әбиләр дә, инвалидлар да бар. Күп балалы бер ханым бик сөенеп аш өчен кулланыла торган савыт-саба җыелмасы алып киткән. "Гомер буе кызыгып, аласы килеп яшәп тә, сатып алырга мөмкинлегем булмады", дигән.

"Көнозын бу бүлектән кеше өзелми. Кирәкмәгән кием-салымнарымны бер тапкыр китергән идем инде, тиз арада барысына да хуҗа табылгач, бүген тагын ике пакет кием алып килдем. Исраф булып өйдә ятмасыннар, кемдер рәхмәт укып кия ала бит аларны", - ди күрше бүлектә эшләүче Александра ханым. Бүлеккә иң беренче булып кием-салым, кирәк-ярак китерүчеләрнең күбесе шушы үзәктә эшләүчеләр булуын да искәртергә кирәк.

"Чаллыга август аенда бер кат күлмәк белән килгән идем. Шушыннан пәлтә, итәк, халат, савыт-саба алдым. Менә бүген яз кияргә күн куртка алып китәм, таман да, йомшак та", - ди Рәсимә апа. "Мин алып килдем ул куртканы, сеңлемнеке, рәхәтләнеп ки, - дип сүзгә кушыла Маша түти. - Бу бүлекне бик ошаттым, кием-салымнарны алып киләм, үземә ошаганын алып та китәм. Элегрәк артык киемнәрне чиркәүгә илтә идем. Бүлек ачылгач, тагы да уңайлы, әйберләрне каядыр махсус илтәсе юк, кибеткә килешли алып килергә була".

Сәүдә комплексында хәйрия бүлеге эшләве турында күпләр әле белмиләрдер дә. Дөрес, мәгълүмат язылган кәгазьләрне сәүдә комплексы буйлап таратып йөриләр. Анда "Безнең кибетнең 2нче катында хәйрия бүлеге эшли башлады. Мохтаҗларга тарату өчен яхшы хәлдәге чиста өс-баш, аяк киемнәре, савыт-саба, көнкүреш әйберләре кабул итәбез" дип язылган. Шушы хәбәрне ишеткән һәр кеше үзе дә битараф калмасын, башкаларга да җиткерсен иде. Хәйрия бүлегенең нәтиҗәле эшләве кешеләрнең бер-берләренә ярдәм-мәрхәмәтенә бәйле. Ярдәмләшеп яшик.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев