Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мөселманнар өчен бөтенроссия турниры узачак

16 апрельдә Чаллының "Витязь" спорткомплексында, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына, татарча көрәш һәм кул көрәше буенча берләштерелгән VIII Бөтенрәсәй турниры уза. Физик көч, яхшы спорт техникасы таләп итүче әлеге бәйгеләрдә Татарстан шәһәр-районнарыннан гына түгел, ә Башкортостан республикасынан да спортчылар бик теләп катнашалар. Бәйгеләрдә көч сынашу өчен төп таләп - спортчының...

16 апрельдә Чаллының "Витязь" спорткомплексында, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына, татарча көрәш һәм кул көрәше буенча берләштерелгән VIII Бөтенрәсәй турниры уза. Физик көч, яхшы спорт техникасы таләп итүче әлеге бәйгеләрдә Татарстан шәһәр-районнарыннан гына түгел, ә Башкортостан республикасынан да спортчылар бик теләп катнашалар. Бәйгеләрдә көч сынашу өчен төп таләп - спортчының намаз әһеле булуы. Шуңа күрә алар үлчәнү тәлинкәсенә басканчы намаз гыйбадәтен белү-белмәүләре турында тест үтәләр. Шулай ук көрәшчеләр спорт формасыннан һәм түбәтәйдән булырга тиеш.

Татарча көрәш бәйгесе быел 5 үлчәү категориясендә узачак: 65 кг кадәр; 75; 85; 95 һәм 95 кг нан артык. Кул көрәше бәйгесе ике яшь төркемендә алып барыла - 70 кг кадәр һәм 70 кг нан артык. Һәр яшь категориясендә җиңүчеләргә өчәр призлы урын каралган. Аларны төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата призлар көтә. Турнир ахырында кул көрәшендә һәм татарча көрәштә батыр калучылар (үз үлчәм төркемнәрендә) арасында җирәбә уйнатыла һәм анда отучы берләштерелгән турнирның иң зур бүләге - олуг хаҗга юлламага ия була. Ә җиңүче командага кубок тапшырыла.

Турнирны тамаша итәргә барлык спорт сөючеләр чакырыла. Башлана иртәнге тугыз сәгатьтә. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X