Шəhри Чаллы

Чаллыда наркотик тараткан гаилә тоткарланды

Яр Чаллыда наркотик матдәләрне таратып йөргән гаилә тоткарланган. Бу эш белән ир, аның хатыны һәм каенаталары шөгыльләнгән. 2016 елның февралендә 24 яшьлек гаилә башлыгы Интернет челтәрендә курьер хезмәтен тәкъдим итүче белдерүгә тап була. Эш бирүче белән интернетта язышып сөйләшкәннән соң, таратылачак товарның наркотик матдәләр икәнлеге ачыклана. Егет билгеләнгән шартлар белән...

Тикшерүчеләр фаразлавынча, әлеге криминаль эшчәнлек түбәндәге схема буенча башкарылган булган: курьер әйтелгән урыннан наркотикларның күләмле партиясен алып, аны кечкенә пакетларга бүлгәләгән. Соңыннан "товарны" башка урыннарга яшереп, операторларга интернет аша аларның адресын язып җибәргән. Шуннан соң аның карточкасына билгесез кешеләрдән акча күчә торган булган. Тоткарланучылар әйтүенчә, әлеге эш күп табыш китермәгән. Аны арттыру өчен, ир белән хатын әлеге "бизнеска" каенаталарын да кертергә уйлаганнар. Ул ризалашкан. Сак итеп эш итүләренә карамастан, 2 август көнне әлеге гаилә наркотикларны тараткан вакытта тоткарланган. Алардан 20 граммнан артык синтетик наркотик табып алынган. Нәтиҗәдә, ирләр сак астына алынды, ә 22 яшьлек хатын, кечкенә баланы карау сәбәпле, өендә сак астында калдырылды. Әйтергә кирәк, әлеге гаилә Чаллыга 2014 елда килеп урнашкан булган.

Тоткарланган гаиләгә наркотикларны законсыз саклау һәм зур партиясен сатуга әзерләү буенча җинаять эше кузгатылган. Гаепләнүчеләргә 10 елдан алып 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм булу җәзасы яный, дип хәбәр итә эчке-эшләр матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: