Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Әниләр көнен ничек билгеләп үттеләр?

27 ноябрьдә илебездә Әниләр көнен билгеләп үттеләр. Әлеге уңайдан шәһәребездә төрле чаралар оештырылды. Алар арасында "Энергетик" мәдәният сараенда узган "Җирдәге фәрештәләр" дигән бәйрәм аеруча мәгънәле һәм эчтәлекле булды.

Ул "Гаилә гимны" белән башланып китте. Аннары "Мизгел" җыр театры "Әни" дигән җыр бүләк итте. Кечкенә җырчыларның ихластан моңлануларына әниләребезнең күңеленә аеруча хуш килде. Бәйрәм кысаларында тамашачылар исем кушу йоласының да шаһитлары булдыр. Тантаналы шартларда агымдагы елның 1 июнендә дөньяга килгән Резидә һәм Илгиз Камбетовларның өч кызына исем куштылар. (Чаллыда моннан 5 ел элек өч бертуган дөньяга килгән иде.)

Нәсел тамырлары ныклы булган гаиләдә туган сабыйларга Камилә, Ралинә һәм Мәликә дигән матур исемнәр куштылар. Бәхетле әтигә балаларның исеме язылган таныклык та тапшырылды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов әлеге гаиләгә изге теләкләрен җиткереп, 50 мең сумлык сертификат бүләк итте. Рамил Мәрвән улы шәһәребездәге барлык әниләргә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев исеменнән бәйрәм белән котлады, җәмгыятебезнең киләчәген тәэмин итәрдәй акыллы, тәүфыйклы балалар үстергәннәре өчен рәхмәт әйтте.

Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Чаллы әниләрен балалар исеменнән эчкерсез котлады һәм тирән мәгънәгә ия булган шигырь бүләк итте. Сүз уңаеннан, Светлана Михайловна әнисен хөрмәт итеп яшәүче бала гына түгел, бәхетле әни дә. Аның улы Дмитрий белән кызы Динә матур итеп татарча сөйләшләр. Моның өстенә урыс һәм инглиз телләрен дә яхшы беләләр.

Әниләребезне яшь әтиләр Нияз Хәмәтшин, Илнур Гомәров, Ринас Әхмәтов һәм Ришат Шәйхетдиновлар да котлап, "Бәхет" җырын бүләк иттеләр. Җырчы әтиләр әлеге җырлары аша үзләренә "үсә торган бәхет" бүләк иткән өчен хатыннарына рәхмәт белдерделәр.

Кичә барышында дулкынландыргыч мизгелләр шактый күп булды. Мәсәлән, 2нче шәһәр хастаханәсенең бала тудыру бүлеге акушеры Мария Гаврилюкны хөрмәтләделәр. Ул Чаллыда 15 меңнән артык сабыйга дөньяга килергә булышкан олы җанлы кеше.

Коляскада гына хәрәкәтләнүче ятим Полинаны үз гаиләләренә сыендырган Тихоновлар гаиләсе дә хөрмәткә лаек. Илья Васильев аларга үзенең җырын бүләк итте. Рамил Хәлимов Оксана Тихоновага чәчәк бәйләме тапшыра.

"Сәйлән" ансамбле, "Лик" хореография студиясенең чыгышы, Регина Әдиятуллинаның "Ана догасы", Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларның "Алла биргән, бушка килгән" җыры да нур өстенә нур булды.

Бәйрәмне алып баручылар Эмилия Шәехова, Илнур Гомәров һәм Румил Кәрәмиев сәхнәгә чыккан саен, җир йөзендәге фәрештәләр - әниләребезгә исән вакытта кадер-хөрмәт күрсәтеп калырга тырышыйк дигән сүзләрне кабатладылар. Чыннан да, "Җәннәт әниләрнең аяк астында" дигән гыйбарәне истә тотып, безгә дөньяда иң зур бүләк - гомер бүләк иткән газизләребезгә җылы сүзебезне, вакытыбызны кызганмыйк. Соңыннан үкенерлек булмасын. Татарстанның атказанган артисты Лилия Букеева башкарган "Әни минем белән сөйләш" җыры да шул хакта иде.

Әниләрне зурлаган, тәрбияви әһәмияткә ия булган кичә "Преклоняем колени" дигән җыр белән тәмамланды. Нияз Хәмәтшин, Федор Кузнецов, Леонид Скороходов, Илья Васильев һәм Эдуард Вәлиев залда утырган әниләргә баш иеп рәхмәтләрен белдерделәр. Әниләр исә үзләренә матур кичә бүләк иткән шәһәр башкарма комитетына һәм мәдәният идарәсенә чын күңелдән рәхмәтле булып, өйләренә таралыштылар. Аларның йөзендәге бәхетле елмаю гомер көзләренә кадәр дәвам итсен, Аллаһы Тәгалә биргән гомерләрен балалары янында кадерле кеше булып үткәрергә насып булсын иде аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев