Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Нива»да баручы 81 яшьлек пенсионер 14 яшьлек велосипедчыны бәрдергән

Чаллыда «Шевроле Нива»да баручы 81 яшьлек пенсионер 14 яшьлек велосипедчыны бәрдергән, дип хәбәр итә Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе ЮХИДИның пропаганда бүлеге. Юл һәлакәте ялларда Гидротөзелеш урамында, ГЭС поселогының 1 нче йорты каршында килеп чыккан.

«Шевроле Нива» автомобилен йөртүче 81 яшьлек ир-ат 14 яшьлек велосипедчыны бәрдергән. Йөртүче, Муса Җәлил проспекты ягыннан Ямашев бульварына чыкканда, велосипедчыга юл бирмәгән һәм аны таптаткан. Соңрак аңлашылганча, өлкән яшьтәге йөртүче авылдан килгән һәм шәһәрне начар белгән. Шунысы яхшы, малайның велосипед белән шөгыльләнү күнегүләреннән кайтышы булган һәм ул куркынычсызлык чарасын күргән - шлем, тез "калканы" кигән булган. Пенсионер машинасы велосипедчыны тимер коймага кыскан. Әгәр дә яшүсмер велосипедта йөрү өчен тиешенчә киенмәгән булса, җитди имгәнүләр алган булыр иде. Хәзерге вакытта 14 яшьлек малай тормыш өчен куркыныч булмаган имгәнү һәм җәрәхәтләр белән Кама балалар медицина үзәгендә дәвалана.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев