Шəhри Чаллы

Чаллыда “ОБЪЕКТИВ кешеләр” бәйгесе узачак

27 сентябрь көнне Яр Чаллыда "ОБЪЕКТИВ кешеләр" фото-видео кросс бәйгесе узачак. Чараның асылы - билгеләнгән вакыт эчендә әйтелгән темага фото-видео кадрлар төшерү. Бәйге яшьләр арасында экстримизмны профилактикалау һәм культура ара диалогны үстерү максаты белән уздырыла.

Кросста 14 яшьтән алып 30 га кадәр теләгән һәр кеше, студент, иҗтимагый оешмалар активистлары, өйрәнчек һәм профессиональ фотографлар катнаша ала. Бәйге "Шә­һәр сту­дент­лар со­ве­ты" җир­ле яшь­ләр иҗ­ти­ма­гый оеш­ма­сы һәм Яр Чаллының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы , "Нур" яшьләр үзәге ярдәме белән оештырыла.

Иң талантлы һәм актив катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Моннан тыш Татарстан Республикасының алдынгы фото берләшмәләрендә парктика узу мөмкинлеге дә биреләчәк. Ә иң яхшы кадрлар "Без - Россиянең өлеше!" күчешле күргәзмәсенә куелачак.

Фото-видео кросста катнашу бушлай. Гаризалар 26 сентябрьга кадәр gsschelny@mail.ru электрон почтасына һәм Яр Чаллы шәһәре, Академика Рубаненко урамы, 2 - "Нур" яшьләр үзәгенә кабул ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: