Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ОРВИ белән авыручылар саны арткан

ТР Роспотребназдор филиалы мәгълуматлары буенча, Яр Чаллыда ОРВИ белән авыручылар саны узган атна белән чагыштырганда 7,7% арткан. Бүгенге көндә шәһәребездә әлеге авыру белән 3459 кеше чирли. Аларның 2827 се - балалар. Шунысы сөенеч, грипп белән авыручылар әлегә теркәлмәгән.

Күп кенә шәһәрдәшләребез авыруны аяк өсте үткәрәләр. Бу исә хәлнең кискенләшеп отит, пневмония, бронхит, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы кебек җитди авыруларны китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа да табиплар авыруның беренче билгеләрен сизү белән, шифаханәләргә мөрәҗәгать итеп, дәваланырга киңәш итәләр. Балаларга, иммунитеты какшаган, йөкле һәм өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребезгә аеруча игътибарлы булу киңәш ителә. Гигиена таләпләрен дә үтәү сорала: урамннан керү белән кулларны юарга. Телефон, планшетларны еш сөртеп торырга. Бүлмәләрне җилләтеп тору да мөһим. Моннан тыш борын юлларын су белән юдыртып тору, җәмәгать урыннарында булганнан соң тамакны чайкатып алу да файдалы булыр. Сәламәт яшәү рәвешен алып барып, туклану рационында С витаминына бай булган ризыкларны да күбрәк булдыруны кайгыртыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев