Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда "Салават кубогы-2017" традицион кышкы трек узышлары үтәчәк

18-19 февраль көннәрендә Татарстанның Чаллы шәһәрендә «Салават кубогы-2017» традицион кышкы трек узышлары үтәчәк. Бу хакта үзенең Instagram битендә Татарстанның халык, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры Салават Фәтхетдинов хәбәр иткән.

Традиция буенча, узышлар шәһәр ипподромында үтәчәк. Автоградка Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән автоспорт яратучылар җыелачак. Искәртеп үтик, Салават кубогы - илдә автоспорт буенча бердәнбер хәйрия ярышы. Ярышларда катнашучылар приз фондының һәм старт взносларының күп өлешен Чаллы балалар йортына тапшыра.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев