Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда салютлар ату өчен дүрт урын булдырылды

Татарстанда 15 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр махсус янгынга каршы режим кертелде. Аның максаты - яңа ел чаралары вакытында янгын куркынычсызлыгын кайгыртып, гражданнарның гомерен, сәламәтлеген һәм милкенең иминлеген саклау. Шуны да белү шарт - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата штраф күләме дә арттырыла. Бу хакта Россия Экче эшләр министрлыгы идарәсендә узган...

- Бәйрәм вакытында салют, фейрверк һәм петардалар аеруча да зур куркыныч тудыралар. Шуңа да Яр Чаллыда аларны аттыру өчен махсус дүрт урын бүлеп бирелгән. Алар "Җиңү" паркында, шәһәр пляжы территориясе, Сарман тракты һәм Сидоровка бистәсендәге Муса Җәлил проспектында каралганнар.

Моннан тыш республикада "Тынлык" кануны да кайгыртылачак. Ягьни эш көннәрендә кичке сәгать 22:00 алып иртәнге 6:00 кадәр салютлар ату тыела. Ял көннәрендә кичке сәгать 22:00 алып иртәнге 9:00 кадәр тынлыкны саклау сорала, - дип искәртте белгеч.

Пиротехник әйберләр сату кагыйдәләренең үтәлеше дә даими күзәтү астында. Исегезгә төшерәбез, "утлы уенчыкларны" торак йортларда урнашкан сәүдә нокталарында, вокзалларда, җир асты кичүләрендә, җәмәгать транспортларында сату тыела. Яр Чаллыда барлыгы официаль теркәлү узган пиротехник җайланмаларны сатучы махсус 12 сәүдә үзәге бар. Аларның 8 тикшерелеп, икесендә кимчелекләр теркәлгән. Яңа ел бәйрәменә кадәр барлык ноктлар буенча рейдлар үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев