Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сайлауга 3 айлык Риана да килде

Чаллыда әйтерсең бүген зур бәйрәм. Шәһәрдәшләребез урам тутырып якыннары, дуслары, туганнары белән сайлау участокларына агыла. Алар арасында без республикабызның танылган җырчылары, эстрадабыз йолдызлары Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларны да очраттык. Алар шәһәребезнең Сәнгать көллиятендә урнашкан тавыш бирү участогына балалары белән килгәннәр. Әле күптән түгел генә Айгөл янә әни булган иде. Улларына...

Чаллыда әйтерсең бүген зур бәйрәм. Шәһәрдәшләребез урам тутырып якыннары, дуслары, туганнары белән сайлау участокларына агыла. Алар арасында без республикабызның танылган җырчылары, эстрадабыз йолдызлары Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновларны да очраттык. Алар шәһәребезнең Сәнгать көллиятендә урнашкан тавыш бирү участогына балалары белән килгәннәр. Әле күптән түгел генә Айгөл янә әни булган иде. Улларына иптәшкә менә дигән кыз алып кайттылар. Кечкенә дип тормаганнар, сайлауга 3 айлык нарасыйларын да калдырмаганнар. "Бүген бит без үзебезнең генә түгел, ә Рианабызның да имин киләчәге өчен тавыш бирәбез. Шуңа да аны да үзебез белән алдык. Тәрбия бит бишектән үк башлана диләр, өйрәнә торсын. Киләчәктә үзенә дә сайлауларга килеп тавыш бирергә язсын", - дип уй-фикерләре белән уртаклаштылар Шәйхетдиновлар гаиләсе. Амин, шулай булсын. Сайлаулар имин узып, шәһәрдәшләребез лаеклы кандидатларга өстенлек бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев