Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сайлаулар актив башланып китте

Чаллыда сайлаулар актив төстә башланып китте. Мисал өчен, иртәнге сәгать тугызга 50 нче мәктәптә урнашкан 2061 нче сайлау участогына йөзләрчә кеше килеп тавыш бирде инде. Участокта куркынычсызлык мәсьәләсенә дә җитди игътибар бирелгән. Һәр сайлаучы махсус тикшерү рамкалары аша үтә. Җәмәгать тәртибен полиция хезмәткәрләре дә саклый. Гомүмән, биредә гражданнарга барлык уңайлыклар...

Чаллыда сайлаулар актив төстә башланып китте. Мисал өчен, иртәнге сәгать тугызга 50 нче мәктәптә урнашкан 2061 нче сайлау участогына йөзләрчә кеше килеп тавыш бирде инде. Участокта куркынычсызлык мәсьәләсенә дә җитди игътибар бирелгән. Һәр сайлаучы махсус тикшерү рамкалары аша үтә. Җәмәгать тәртибен полиция хезмәткәрләре дә саклый. Гомүмән, биредә гражданнарга барлык уңайлыклар да тудырылган. Тавыш бирү урыннары адреслап бүленгән, шуңа да чиратлар да хасил булмый. Сайлаучыларның күңелен күрү максатыннан урында ук сәүдә нокталары да эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев