Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Сталин туган көнендә пикет узарга мөмкин

Бүген 21нче декабрьдә Чаллыда «Русия коммунистлары»ның җирле бүлекчәсе Иосиф Сталинның 137нче туган көне уңаеннан гражданнар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклап пикет оештырырга җыена. Бу хакта коммунистларның рәсми сайтында белдерелә. Бу көнне Русиянең башка шәһәрләрендә дә төрле чаралар планлаштырылган. «Русия коммунистлары» һәм КПРФ фиркаләре әгъзалары Владимир Ленин, Иосиф Сталин һәм Икенче дөнья...

Бүген 21нче декабрьдә Чаллыда «Русия коммунистлары»ның җирле бүлекчәсе Иосиф Сталинның 137нче туган көне уңаеннан гражданнар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклап пикет оештырырга җыена. Бу хакта коммунистларның рәсми сайтында белдерелә.

Бу көнне Русиянең башка шәһәрләрендә дә төрле чаралар планлаштырылган. «Русия коммунистлары» һәм КПРФ фиркаләре әгъзалары Владимир Ленин, Иосиф Сталин һәм Икенче дөнья сугышында һәлак булганнар һәйкәлләренә чәчәкләр салалар.

«Русия коммунистлары» сайтында хәбәр ителгәнчә, Новгород өлкәсендә Сталинның туган көне уңаеннан чаралар башланган да инде. Якшәмбе көнне фирка бүлекчәсендә яшь активист Рамазан Мурзалиев «Сталин - бөек юлбашчы» дигән темага чыгыш ясаган.

Мәскәүдә бу көнне Кремль дивары янындагы Сталин каберенә чәчәкләр салу тантанасы узачак.

Сталин шәхесе соңгы арада халыкка тынгылык бирми. Сургутта «бөек юлбашчы»га һәйкәл урнаштырганнар иде, ләкин аны соңрак кире алып куйдылар.

«Бердәм Русия»нең Думадагы депутаты Евгений Федоров җитәкләгән «Милли-азатлык хәрәкәте»нең (Национально-освободительное движение) Татарстандагы активистлары Казанда да Иосиф Сталин һәйкәлен кую өчен акча җыя башламакчылар иде. Ләкин республиканың Мәдәният министрлыгы әлеге тәкъдимне хупламады. Күптән түгел Яшел Үзән баш архитекторы Юрий Герасимов та шәһәрдә Сталинга һәйкәл куюны тәкъдим иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев