Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагы бер мәчет ачыла

Яр Чаллыга Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның килүе көтелә. Ул шимбә көнне шәһәрнең Мәләкәс аръягы мәчетен ачуда катнашачак. Әлеге Аллаһ йорты моннан ел ярым элек хәйриячеләр ярдәме белән төзелә башланган иде. Ул шәхси йортлар бистәсендә урын алуы белән дә үзенчәлекле. Мәчетнең ике гыйбәдәт уку залы бар.Аңа берюлы...

Яр Чаллыга Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның килүе көтелә. Ул шимбә көнне шәһәрнең Мәләкәс аръягы мәчетен ачуда катнашачак. Әлеге Аллаһ йорты моннан ел ярым элек хәйриячеләр ярдәме белән төзелә башланган иде. Ул шәхси йортлар бистәсендә урын алуы белән дә үзенчәлекле.

Мәчетнең ике гыйбәдәт уку залы бар.Аңа берюлы 180 кеше сыя. Мәләкәс аръягы мәчетендә аны төзүдә башлап йөргән Камгэсэнергострой идарәсе генераль директорының элеккеге урынбасары Салихҗан Гайниев имамлык итәчәк.Тагы шунысы уңайлы, мәчеттән ерак түгел сугыш һәм хезмәт ветераннары госпитале урнашкан. Димәк, биредә дәваланучы өлкән кешеләргә килеп намазлар укырга да уңайлы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев