Шəhри Чаллы

Чаллыда тагы бер сәнгать үрнәге ачылды

Чаллыда соңгы вакытларда бер-бер артлы һәйкәлләр, скульптуралар урнаштырыла. Без инде 90еллар "алыпсатарлары"на куелган сыннар хакында хәбәр иткән идек. Менә тагы бер сәнгать әсәре, шәһәр тантаналар сарае каршында "Мәхәббәт биюе" исемле скульптура үрнәге куелды. Ул чәчәкләр белән бизәлгән вальc биюче яңа өйләнешкән яшьләрне гәүдәләндерүче композиция. Тантаналар үткәү сарае җитәкчеләре әйтүенчә бу...

Чаллыда соңгы вакытларда бер-бер артлы һәйкәлләр, скульптуралар урнаштырыла. Без инде 90еллар "алыпсатарлары"на куелган сыннар хакында хәбәр иткән идек.

Менә тагы бер сәнгать әсәре, шәһәр тантаналар сарае каршында "Мәхәббәт биюе" исемле скульптура үрнәге куелды. Ул чәчәкләр белән бизәлгән вальc биюче яңа өйләнешкән яшьләрне гәүдәләндерүче композиция. Тантаналар үткәү сарае җитәкчеләре әйтүенчә бу фигураларны быел Россия Федерациясендә ЗАГС идарәләре оешуга 100 тулуга багышлап булдырганнар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: