Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын бер балыкчы югалды

Бүген көне буе коткаручылар аны Чулман елгасыннан һәм Борвецкое урманыннан эзләделәр. 70 яшьлек Чаллы кешесе 8 ноябрь көнне урман арасындагы Беренче май дип йөртелә торган урынга балык тотарга китә. Ул соңгы тапкыр элемтәгә төнге 2.30 да чыга. Аннан соң аның кәрәзле телефоны җавап бирми.МЧС хезмәткәрләре пенсионерны иртән-иртүк эзли башлыйлар. Чулманның...

Бүген көне буе коткаручылар аны Чулман елгасыннан һәм Борвецкое урманыннан эзләделәр.

70 яшьлек Чаллы кешесе 8 ноябрь көнне урман арасындагы Беренче май дип йөртелә торган урынга балык тотарга китә. Ул соңгы тапкыр элемтәгә төнге 2.30 да чыга. Аннан соң аның кәрәзле телефоны җавап бирми.МЧС хезмәткәрләре пенсионерны иртән-иртүк эзли башлыйлар. Чулманның бу җирендә әле боз катмаган, шул сәбәпле батуы да мөмкин, дип водолазлар су төбенә төшәләр. Югалган балыкчының машинасы яр читендә табыла. Коткаручылар иртәгә дә эзләүне дәвам итәчәкләр. Бу Чаллыда соңгы ике айда югалган бишенче балыкчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев