Шəhри Чаллы

Чаллыда тагын бер машина янган

Шәһәрнең 65/19 йорты янында төнлә бер машина янган. "Челнинские известия" газетасы хәбәр итүенчә, "Nissan Micra" машинасы янганын очраклы үтеп баручы күргән һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр иткән.2008 елгы чит ил машинасы 39 яшьлек ир-атныкы икәне ачыкланды. Янгын вакытында якында гына торган 2015 елгы "Renault Sandero" машинасына да зыян килгән....

Шәһәрнең 65/19 йорты янында төнлә бер машина янган.
"Челнинские известия" газетасы хәбәр итүенчә, "Nissan Micra" машинасы янганын очраклы үтеп баручы күргән һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр иткән.2008 елгы чит ил машинасы 39 яшьлек ир-атныкы икәне ачыкланды. Янгын вакытында якында гына торган 2015 елгы "Renault Sandero" машинасына да зыян килгән. Аның хуҗасы 55 яшьлек ГЭС бистәсендә яшәүче ир-ат.
Янгынны, 18 белгеч эшләвенә дә карамастан, 15 минуттан соң гына сүндерә алганнар.

Хәзерге вакытта машинага килгән зыян суммасы ачыклана. Янгынның сәбәбе "Nissan" машинасында булган кыска вакытлы ялганыштан килеп чыккан булуы ихтимал

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: