Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда татар телендә генә укытучы сыйныфларга укучылар җыялар

Чаллыда Гали Акыш исемендәге лицей-интернатында бары татарча гына белем бирүче сыйныфлар ачыла. Биредә әйтүләренчә, төгәл фәннәрне татарча укытуда, татарча уку әсбаплары белән тәэмин ителүдә әлегә кыенлыклар вә проблемнар күренми. Гали Акыш лицей-интернаты мөдире Шамил Закиров татарча укыту сыйныфын булдыру, туплау, аның киләчәге хакында сөйләде: "Әйе, без быелгы уку елына бишенче...

Чаллыда Гали Акыш исемендәге лицей-интернатында бары татарча гына белем бирүче сыйныфлар ачыла. Биредә әйтүләренчә, төгәл фәннәрне татарча укытуда, татарча уку әсбаплары белән тәэмин ителүдә әлегә кыенлыклар вә проблемнар күренми.

Гали Акыш лицей-интернаты мөдире Шамил Закиров татарча укыту сыйныфын булдыру, туплау, аның киләчәге хакында сөйләде:

Мәктәп-гимназияләрдә татарча укыту турында сүз чыкса, мөгәллимнәр, мөдирләр булсын, баланы татар сыйныфына бирмәүне ата-анадан, БДИдан күрә. Ә менә шушы татар сыйныфын татар ата-анасы кабул итәрме, баласын җитәкләп бирегә китерерме, дигән сораулар да туа.

"Без татар сыйныфына балаларны туплау эшен башлап җибәрдек. Җәй бит, эш бераз сүлпәнрәк бара. Гадәттә уку башланырга санаулы көннәр калгач ыгы-зыгы башлана. Гали Акыш мәктәбенең даны бик зур. Балалар туплауда кыенлыклар булмас, куелган максатка ирешербез", ди мөдир.

Татарстанның Азнакай, Актаныш, Мөслим, Мамадыш, Минзәлә, Сарман һәм башка төбәкләреннән килеп, интернатта торып укыйлар. Ял көннәрендә әти-әниләре янына кайталар. Дәрестән тыш, барлык тәрбия чаралары татарча гына бара. Барлык түгәрәкләр дә ана телендә. Уку өчен бар шартлар тудырылган", дип белдерде директор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев