Шəhри Чаллы

Чаллыда төбәк укытучылары көч сынаша

Бүген Чаллыда "Учитель года-2016" республика конкурсының зона этабы бара. Анда Татарстанның 10 төбәгеннән, Чаллыдан һәм 9 муниципаль районнан - Әгерже, Актаныш, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама һәм Тукай районнарыннан бәйгенең район этабы җиңүчеләре катнаша. Конкурсантлар дүрт номинациядә - "Сыйныф җитәкчесе", Педагог- психолог", "Педагог-балалар хәрәкәтен оештыручы" , "Өстәмә белем...

Бүген Чаллыда "Учитель года-2016" республика конкурсының зона этабы бара. Анда Татарстанның 10 төбәгеннән, Чаллыдан һәм 9 муниципаль районнан - Әгерже, Актаныш, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама һәм Тукай районнарыннан бәйгенең район этабы җиңүчеләре катнаша.

Конкурсантлар дүрт номинациядә - "Сыйныф җитәкчесе", Педагог- психолог", "Педагог-балалар хәрәкәтен оештыручы" , "Өстәмә белем бирү педагогы" номинацияләрендә дүрт урында - 77нче гимназиядә, 37, 45нче мәктәпләрдә һәм шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда көч сынашалар.

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда үткән "Өстәмә белем бирү педагогы" бәйгесендә Чаллыдан балалар хореография мәктәбенең "Терпсихора" бию студиясеннән бию укытучысы Наталья Храмова катнаша. "Мондый бәйгедә беренче генә катнашуым. Бик дулкынланам, җиңү өчен көрәш каты булачак", - ди Наталья Викторовна. Ул "Терпсихора" бию студиясендә, 13 ел эшли, үзе дә шунда ук белем алган. Педагог остазы - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Алла Әхмәтшина.

Катнашучыларны өч сынау көтә - үз үзләрен презентацияләү, үзләренең өстәмә белем бирү программаларын тәкъдим итү һәм чит балалар белән ачык дәрес күрсәтү.

"Бүгенге бәйгедә Татарстан Республикасы остәмә белем бирү педагогларының иң яхшылары катнаша. Алар җиңү яулап, бәйгенең республика этабына чыгу өчен көч сынашалар. Конкурсантлар үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтерләр, чыгышлары белән безне сөендерерләр дип уйлыйм", - диде конкурс башланыр алдыннан бәйгенең жюри рәисе, мәктәптән тыш эшләр буенча республика үзәге директоры Юлия Владимирова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: