Дөньяда җиде меңгә якын тел исәпләнә. Һәр тел исә үзендә үзенчәлекле милли-мәдәни код йөртә, аңа гына хас булган аһәңнәр белән яңгырый. Ләкин ел саен, ай саен шуларның кайсыларыдыр юкка чыга. 2000 нче елдан бирле билгеләп үтелүче Халыкара туган телләр көне нәкъ менә шул җитди проблемага - югала баручы телләрне саклау-яклауга...
Дөньяда җиде меңгә якын тел исәпләнә. Һәр тел исә үзендә үзенчәлекле милли-мәдәни код йөртә, аңа гына хас булган аһәңнәр белән яңгырый. Ләкин ел саен, ай саен шуларның кайсыларыдыр юкка чыга. 2000 нче елдан бирле билгеләп үтелүче Халыкара туган телләр көне нәкъ менә шул җитди проблемага - югала баручы телләрне саклау-яклауга игътибар юнәлтү максатыннан билгеләп үтелә дә инде.
21 февральдә Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә дә укытучылар һәм мәктәп балалары, язучылар катнашында «Тел дигән дәрья бар...» исеме астында әдәби-музыкаль кичә булып узды. Чараны алып баручы әдәбият тарихы музее хезмәткәре, «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина, укучыларның игътибарын җәлеп итеп, төрле телләрдә исәнләшү сүзләрен яңгыратты һәм һәр халык өчен үз теленең ни дәрәҗәдә якын, газиз булуын искәртте. Язучы-тәрҗемәче Мансур Сафин да туган телне белүнең мөһим булуын үз мисалында җиткерергә тырышты.
Танылган язучы, Мәхмүт Кашгарый исемендәге премия лауреаты Айгөл Әхмәтгалиеваның чыгышы да телнең никадәр куәтле корал, аралашу чарасы булуы турында иде. Балалар белән балалар телендә сөйләшеп, ул аларга җир йөзендәге һәрбер җан иясенең үз теле булуы һәм аны саклау Аллаһы Тәгаләнең амәнәте булуына төшендерде. Балалар үзләре үк мәчеләр «һау-һауламый», этләр «мияуламый» дигән нәтиҗәгә килсәләр дә, әниләренә ешрак «мама», әбиләренә «бабушка» дип әйтүләрен таныдылар. Араларында матур итеп «әнием» дип эндәшүчеләр дә бар икән. «Сез әле сабыйлар, барысын да аңлап та бетермисез. Ләкин өйләрегездә әти-әниләрегез ипләп кенә аңлатса, мәктәптә укытучыларыгыз ана телебезнең матурлыгын җиткерә алса, бүгенгедәй очрашуларда күңелләрегезгә уй-очкын керсә, киләчәктә телебезнең саклануына әле өмет бар», - дигән ышанычын җиткерде язучы.
Очрашуга килгән Галиәхмәт Шаһи, Сирень Якупова, Лилия Фәттаховаларның фикер-теләкләре дә кичәдә яңгыраган җыр сүзләре белән аваздаш иде: «Оныклар да чиста, матур итеп, сөйләшерләр татар телендә». Әнвәр Шәриповның әлеге сүзләрен җыр итеп яңгыраткан мөгаллимә Дания Сибгатуллина телгә сакчыл, ихтирамлы карашка нигез гаиләдә салынуын ассызыклап үтте. Автор-башкаручы Зөлфия Җиһанның җыры да кичәнең рухына туры килде.
Гамьле очрашу күмәкләшеп «Туган тел» җырын җырлап тәмамланды.
Әлбәттә, очрашуда яңгыраган чыгышларда, җыр-шигырьләрдә татар теленең киләчәге өчен ихлас борчылу да бар иде. Тел дигән дәрьядан сүз дигән энҗе-мәрҗәнне чумып алырга әзер кешеләрнең саны азаюны күрү, искиткеч бай мирасыбыз, рухи хәзинәбезнең юкка чыгу куркынычы зур булуын аңлау - милли җанлы кешеләрне берләштерә торган уйлар.
Бөек татар галиме Ризаэтдин Фәхретдиннең: «Без бу дөньяга бетәр өчен түгел, мәңге яшәр өчен килгән» дигән оптимистик уйларын әләм итеп алып, һәрберебез кулдан килгәнчә файдалы эш-гамәл кылсак иде. Бу безнең киләчәк буыннар каршындагы һәм ата-бабаларыбыз рухы каршындагы иң зур бурычыбыз
Нет комментариев