Чаллыда "Теләкләр чыршысы" кабынды
Чаллыда ел саен үтә торган "Теләкләр чыршысы" дип исемләнгән хәйрия акциясе башланды. Әлеге чараны "Нур" яшьләр үзәге шәһәрнең укучылар һәм студентлар советлары, башкарма комитетның яшьләр белән эшләү идарәсе белән берлектә оештыра. Декабрь ае буена мәгариф учреждениеләрендә, кибетләрдә яңа ел бүләкләре җыела.
Аларны 29 деіабрьдә Кама балалар медицина үзәгендәге кечкенә сабыйларга һәм муковисцидоз авыруы белән чирләүче балаларга тапшырачаклар. Узган ел "Теләкләр чыршысы" акциясе вактында 200дән артык бүләк җыелган иде. Балаларга шатлык бүләк итәргә теләүчеләр әлеге чарада катнаша алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев