Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тиешсез вакытта алкоголь сату очраклары теркәлде

Алкоголь эчемлекләр белән сату - һәрчак күзәтү астында. Алар белән кичке сәгать 10нан иртәнге 10га кадәр сату катгый төстә тыелу турында да барыбызга да мәгълүм кебек. Әмма гамәлгә кертелгән кануннарга да карамастан, автокаланың кайбер эшмәкәрләре, табыш артыннан куып, хокук бозалар. Яр Чаллы полиция хезмәткәрләре дә шундый очракларны ачыклау буенча, шәһәр...

Мисал өчен, 25 апрель көнне "Театральная" тукталышындагы сәүдә ноктасында кичке 22 сәгать 30 минутта 69 нчы елгы сатучы 0,5 литр күләмендә сыра саткан булган. Шул ук көннең Казан проспектындагы һәм 50 нче комплекстагы сәүдә нокталарында, киресенчә, иртәнге сәгатьләрдә, исерткеч эчемлекләр белән сәүдә иткәннәр. 13 комплекстагы сәүдә ноктасында 85 нче елгы сатучы балигъ булмаган балага сыра саткан.

Барлык очракларда да гаеплеләр административ жинаять кодексы буенча җәзага тартылган. Полиция хезмәткәрләре дә тагын бер кат шәһәрдәшләребезне кисәтә - исерткеч эчемлекләр белән мавыгу сәламәтлек өчен куркыныч. Ә аның белән сәүдә итүчеләргә исә канун кысаларында гына эшләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев