Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тире рагы белән авыручылар саны арткан

Я­кын­ла­шып ки­лү­че җәй­ге ял­лар ал­дын­нан, та­биб­лар ти­ре­гә ае­ру­ча да игъ­ти­бар­лы бу­лып, аны сак­лау ча­ра­ла­рын кү­рер­гә ки­ңәш итә­ләр. Ко­яш нур­ла­ры бе­лән ар­тык нык ма­вы­гу тән­нең пе­шү­е­нә ге­нә тү­гел, ә кур­кы­ныч­лы ти­ре ра­гы ке­бек авы­ру­га да ки­те­реп чы­га­рыр­га мөм­кин. Го­му­мән, шә­һә­ре­без­дә 2016 ел нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча ти­ре ра­гы яман шеш авы­ру­ла­ры ара­сын­да бе­рен­че...

Яман шеш авы­ру­ла­рын бул­дыр­мау һәм алар­га кар­шы кө­рәш уңа­ен­нан, шә­һә­ре­без­дә Рес­пуб­ли­ка кли­ник он­ко­ло­гия дис­пан­се­ры­ның Яр Чал­лы фи­ли­а­лы "Бе­лем яр­дә­мен­дә яман шеш­кә кар­шы кө­рәш" мәгъ­лу­ма­ти кам­па­ния кы­са­ла­рын­да "Бер­гә­ләп ти­ре ра­гы­на кар­шы" ак­ци­я­сен уз­дыр­ды. Ул 23 ап­рель көн­не Тор­го­вый квар­тал сә­ү­дә үзә­ген­дә үт­те.

Ча­ра­да он­ко­лог-та­биб­лар те­лә­гән һәр ке­ше­не буш­лай тик­ше­реп, алар­га кон­суль­та­ци­я­ләр бир­де­ләр. Бел­геч­ләр көн­дез­ге сә­гать 12:00 алып 17:00 ка­дәр бар­лык мө­рә­җә­гать итү­че­ләр­не ка­бул ит­те­ләр. Әй­тер­гә ки­рәк, ав­то­ка­ла­да әле­ге мөмк­ни­лек­тән сик­сән­гә якын шә­һәр­дә­ше­без фай­да­лан­ды. Тик­ше­ре­нү уз­ган биш шә­һәр­дә­ше­без­гә исә ти­рән­тен тик­ше­ре­нү­ләр өчен хас­та­ха­нә­гә юл­ла­ма­лар бир­де­ләр.

- Ти­ре ра­гы ае­ру­ча аның ме­ла­но­ма ди­гән тө­ре, Та­тар­стан­да иң киң та­рал­ган он­ко­ло­гик авы­ру­лар рә­тен­дә то­ра. Ан­нан ка­ла рес­пуб­ли­ка­да юан эчәк, үп­кә, күк­рәк һәм прос­та­та би­зе яман шеш ав­рыу­ла­ры киң та­рал­ган. Ти­ре ра­гы бе­лән, га­дәт­тә, яше 50 дән өл­кән ке­ше­ләр еш авы­рый. Шу­ңа да без 45 яше тул­ган һәр ке­ше­не яман шеш­кә кар­шы про­фи­лак­тик тик­ше­ре­нү­ләр узар­га ча­кы­ра­быз. Без­нең мак­сат -про­фи­лак­тик тик­ше­ре­нү куль­ту­ра­сын тәр­би­я­ләү. Па­ци­ент­лар та­биб­лар яны­на авыр­ган­да гы­на тү­гел, ә чир­нең кли­ник бил­ге­ләр бар­лык­ка кил­гән­че кил­сен­нәр иде. Ул ва­кыт­та алар­ның кү­бе­се­нең тор­мыш­ла­рын сак­лап ка­лып бу­ла­чак, - дип бел­дер­де Рес­пуб­ли­ка кли­ник он­ко­ло­гия дис­пан­се­ры баш та­би­бы Ил­дар Хәй­рул­лин.

Дис­пан­се­ры­ның Яр Чал­лы фи­ли­а­лы баш та­би­бы Ил­сур Вә­ли­ев әле­ге ча­ра­лар­ның яшь­ләр өчен дә бик әһә­ми­ят­ле бу­лу­ын ас­сы­зык­ла­ды. Яшь егет-кыз­лар еш кы­на та­биб ки­ңәш­лә­ре­нә ко­лак сал­мый­ча, ко­яш­лы эс­се көн­нәр­дә тән­нә­рен сак­ла­мый­ча йөр­ләр. Мон­дый би­та­раф­лы­лык ки­лә­чәк­тә ая­ныч­лы нә­ти­җә­ләр­гә ки­те­рер­гә мөм­кин, ди бел­геч. Шу­ңа да ти­еш­ле крем­нар­ны сөр­теп, көн­дез­ге ту­ры ко­яш нур­ла­ры ас­тын­да йөр­ми­чә, сә­ла­мәт­лек­не кай­гыр­тып то­рыр­га ки­рәк. Го­му­мән, та­биб һәр ке­ше­гә дә тән­нә­ре­нә игъ­ти­бар­лы бу­лыр­га ча­кыр­ды.

- Миң­нәр­не, бар­лык­ка ки­лү­че тап­лар­ны ка­ра­гыз. Әгәр ти­ре­дә яра­лар бар­лык­ка ки­леп, алар ка­ный баш­ла­са­лар, тән­дә тө­ер­ләр бар­лык­ка кил­сә, һич­шик­сез, та­биб­лар­га мө­рә­җә­гать ите­гез. Сә­ла­мәт­ле­гез­гә би­та­раф бул­ма­гыз! - дип ки­ңәш ит­те шә­һәр баш та­би­бы Ил­сур Вә­ли­ев.

Го­му­мән, яман шеш авы­ру­ла­ры­на кар­шы то­ру ак­ци­я­лә­ре Яр Чал­лы­да бе­рен­че тап­кыр үт­кә­рел­ми. Уз­ган ел­ның ахы­рын­да күк­рәк би­зе ра­гы­на кар­шы шун­дый ча­ра оеш­ты­рыл­ды. Ул ва­кыт­та та­биб­лар­га 1000 нән ар­тык ха­тын-кыз ки­леп тик­ше­ре­лә. Рес­пуб­ли­ка кли­ник он­ко­ло­гия дис­пан­се­ры­ның баш та­би­бы Ил­дар Хай­рул­лин бил­ге­ләп уз­ган­ча, ел дә­ва­мын­да да мон­дый ак­ци­я­ләр оеш­ты­ры­ла­чак. Яман шеш кур­кы­ныч бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, бе­рен­че ста­ди­я­ләр­дә ачык­лан­ган­да ке­ше го­ме­рен сак­лап ка­лып бу­ла. Шул уңай­дан та­биб­лар бар­лык шә­һәр­дәш­лә­ре­без­не мон­дый про­фи­лак­тик ча­ра­лар­да ак­тив акт­на­шыр­га ча­кы­рып ка­ла­лар.

Аль­би­на ЗА­РИ­ПО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев