Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Тукай һәйкәле кулыннан юкка чыккан китап табылган.

Чаллыда Тукай һәйкәле кулыннан юкка чыккан китап шуннан ерак түгел урында табылган. Әмма татар шагыйре исемен йөрткән скверга куратор кирәк, һәйкәлне саклау һаман да актуаль булып кала. Искәртеп үтик, Тукай исемен йөрткән сквер Чаллыда шагыйрьнең 125 еллыгы уңаенан 2011 елда барлыкка килде. Әмма аңа карата әледән-әле вандализм очраклары булып тора:...

Чаллыда Тукай һәйкәле кулыннан юкка чыккан китап шуннан ерак түгел урында табылган. Әмма татар шагыйре исемен йөрткән скверга куратор кирәк, һәйкәлне саклау һаман да актуаль булып кала.

Искәртеп үтик, Тукай исемен йөрткән сквер Чаллыда шагыйрьнең 125 еллыгы уңаенан 2011 елда барлыкка килде. Әмма аңа карата әледән-әле вандализм очраклары булып тора: әле аяк очындагы гранит плитә яисә эскәмия ватылган, агач чүп савытлары яндырылган, Су анасының тарагы урланган, һәйкәл үзе буялып беткән... Инде өченче тапкыр кулындагы китабы юкка чыккан.

Шәһәр халкы, видеокүзәтү куюны сорап, мэриягә берничә кат мөрәҗәгать иткән. Әмма полиция бу мәйдан саклана, дип хисап тоткан. "Татар-информ" агентлыгы корреспонденты шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсенә мөрәҗәгать иткәч, китапның, мөгаен, көчле җил булганда чирәмгә очып төшкән булу ихтималын җиткерәләр. "Хәзер китап бездә, хәзер аны шагыйрь кулыннан очып төшмәслек итеп куярга кирәк", - дип аңлаталар ведомствода.

Скверны саклау мәсьәләсенә килгәндә, Чаллыда һәр истәлекле урынның үз кураторы бар, карап, чистартып, контрольдә тоталар. Тукай скверында ул юк. Бу мәсьәләне ачыкларга кирәк", - дип аңлаттылар Башкарма комитетта.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/11/144205/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев