Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Тукай һәйкәле тагын мәсхәрәләнгән

Чаллыда татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлен мәсхәрәләп, кулындагы китабын алып киткәннәр. Бу инде икенче очрак. Тукай һәйкәленә кемнәр зыян салганлыгы, бу гамәлнең кайчан кылынганлыгы төгәл генә билгеле түгел. Һәйкәл тирәсендә яшәүчеләр Азатлыкка китап узган атна азакларында ук җиргә алып ташланган иде дип белдерде. Тукайның бармаклары да сындырылган булган. Зыян килгән...

Чаллыда татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлен мәсхәрәләп, кулындагы китабын алып киткәннәр. Бу инде икенче очрак.

Тукай һәйкәленә кемнәр зыян салганлыгы, бу гамәлнең кайчан кылынганлыгы төгәл генә билгеле түгел. Һәйкәл тирәсендә яшәүчеләр Азатлыкка китап узган атна азакларында ук җиргә алып ташланган иде дип белдерде. Тукайның бармаклары да сындырылган булган.

Зыян килгән өлешне кемдер ябышкак тасма (скотч) белән ябыштырган һәм буяп тәртипкә китерергә тырышкан. Тукайның бармаклары тагын да озынайган кебек күренә.

Тукай һәйкәле
Тукай һәйкәле

Азатлыкка Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил Сафин: "Тукай һәйкәлен мәсхәрәләүне күреп торганнар. Биш егет кисәге шушында теләсә ни кыланып, кабаттан да Тукай һәйкәленнән көләләр. Монысы инде кыргыйлык. Бу китапны, урланганы урынына, быел апрель аенда гына урнаштырган идек. Монысы инде бронза да түгел иде. Кемнәрдер кызык тапты. Тукай һәйкәлен куйганда фикерләр күп булды. Мондый ышык урынга куелырга тиеш булмагандыр ул, бездә барлык кыек эшләр ышык урыннарда эшләнә", диде.

Чаллы хакимияте әлеге вакыйгадан соң Тукай скверын ныграк яктырту һәм видеокүзәтү җиһазы урнаштыруны тизләтү турында белдерде.

2015 елның мартында һәйкәлнең бер өлеше булган, Тукай кулындагы бронза китап юкка чыккан иде. Бу гамәлне кылучылар шагыйрь кулындагы бронза бармакларны да сындырып-өзеп алалар. Быел 27 апрель Тукай кулына китап янә урнаштырылган иде. Тукайга һәйкәл Чаллыда 2011 елда куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев