Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Тукайга багышлап 62 чара үткәрелә

Шәһәребездә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә. Картиналар галереясында шәһәр рәссамнарының хезмәтләреннән торган күргәзмә эшли. Россия рәссамнар берлегенең Чаллы оешмасы җитәкчесе Факил Гайфетдинов үзенең шәхси күргәзмәсен дә бөек шагыйрьгә багышлады. Элеватор тавындагы мәдәният үзәгендә эшләүче күчмә күргәзмәдә дә Тукай рухы чагыла. Шәһәрдә...

Шәһәребездә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә. Картиналар галереясында шәһәр рәссамнарының хезмәтләреннән торган күргәзмә эшли. Россия рәссамнар берлегенең Чаллы оешмасы җитәкчесе Факил Гайфетдинов үзенең шәхси күргәзмәсен дә бөек шагыйрьгә багышлады. Элеватор тавындагы мәдәният үзәгендә эшләүче күчмә күргәзмәдә дә Тукай рухы чагыла.

Шәһәрдә татар яшьләре форумы да оешкан төстә үтте. Аны шәһәр башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе һәм "Мизгел" милли мәдәният клубы оештырды. Әлеге чарада өлкән сыйныф укучылары, шулай ук һөнәри һәм югары белем бирүче уку йортлары студентлары катнашты. Милли мәдәниятнең төрле юнәлешләрен үз эченә алган бу чара татар халкының милли үзенчәлекләрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклап калу, шулай ук яшьләрнең игътибарын татар теленә һәм аның милли кыйммәтләренә юнәлтү, популярлаштыру һәм үстерүгә җәлеп итү максаты белән үткәрелде.

Катнашучылар өчен "Социаль челтәрләрдә татар теленең актуальлеге" темасына түгәрәк өстәл, остазларның төрле дәресләре үтте. Форум кысаларында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган интеллектуаль уен да кызык һәм мавыктыргыч итеп оештырылган иде. Шәһәр мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова әйтүенчә, Чаллыда бөек шагыйрьнең туган көненә багышланган 62 чара үткәрелә. Алар арасында шәһәр күләмендә үткәрелүчеләре дә күп. Мәсәлән, 18 апрель 18 сәгатьтә - "Энергетик" мәдәният сараенда, 23 апрель 14 сәгатьтә Сидоровка паркындагы кичәләр шундыйлардан.

16 апрельдә "Чишмә" халыклар дуслыгы йортында Габдулла Тукайга багышланган җыр һәм шигърият бәйрәме була.

Тукаебыз туган көннән югары уку йортлары да читтә калмый. Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында төрле чаралар оештырыла. 19 апрельдә, мәсәлән, студентлар катнашында фәнни конференция уза.

25 апрельдә исә татар филологиясе факультетының 4 курс студентлары "Кәҗә белән сарык", "Шүрәле" һәм башка әсәрләрне театральләштереп, бәйрәм кунакларына тәкъдим итәләр. Кичәдә Тукай шигырьләренә язылган җырлар да яңгыраячак.

"26 апрель 10, 12, 15 сәгатьләрдә шәһәрдәшләрне шагыйрьләр, артистлар, укучылар, балалар бакчаларына йөрүчеләр катнашындагы "Чәчәкләр китерәбез Тукайга" исемле чарага чакырабыз", - ди Эльвира Илшат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев