Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тюбинг прокаты нокталары тикшерелде

"Эшлекле дүшәмбе"дә шәһәрнең эчке эшләр идарәсе башлыгы Алексей Соколов тюбинглар прокаты пунктларын тикшерү нәтиҗәләрен хәбәр итте. "Тәртип саклаучылар салоннарның кайберләрендә клиентларга имгәнү куркынычы тудыручы җитешсезлекләр булуын ачыкладылар. Бу прокат пунктларында тауларның техник куркынычсызлык паспортлары һәм техник куркынычсызлык журналлары юк. Шул ук вакытта һава тутырылган җайланмалар (тюбинг һәм ватрушка) шактый экстремаль...

"Эшлекле дүшәмбе"дә шәһәрнең эчке эшләр идарәсе башлыгы Алексей Соколов тюбинглар прокаты пунктларын тикшерү нәтиҗәләрен хәбәр итте. "Тәртип саклаучылар салоннарның кайберләрендә клиентларга имгәнү куркынычы тудыручы җитешсезлекләр булуын ачыкладылар. Бу прокат пунктларында тауларның техник куркынычсызлык паспортлары һәм техник куркынычсызлык журналлары юк. Шул ук вакытта һава тутырылган җайланмалар (тюбинг һәм ватрушка) шактый экстремаль мавыгу. Экспертлар аңлатуынча, тюбингта таудан төшүче кеше үзенең хәрәкәт траекториясен үзгәртә алмый. Шуңа бәйле рәвештә, юлда очраган теләсә нинди каршылыкның җитди имгәнүгә китерүе ихтимал", - дип хәбәр итә эчке эшләр идарәсе матбугат үзәге.

Белгечләр тауларның трамплиннарсыз, кисәк борылышларсыз сөзәк булырга тиешлеген әйтәләр. Кышкы күңел ачуның куркынычсыз булуын салон хуҗалары документлар ярдәмендә раслый алмадылар. Болардан тыш, прокат пунктларында беренче ярдәм күрсәтү өчен медицина кирәк-яраклары булмавы да билгеле булган.

Җитешсезлекләр арасында полиция хезмәткәрләре шәһәр башкарма комитеты белән килешүләрнең вакыты чыкканлыгын яки бөтенләй булмавын ачыклаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев