Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда төзелеш темплары арта

Чал­лы­ның бер ке­ше­се­нә ур­та­ча 22,6 квад­рат то­рак мәй­да­ны ту­ры ки­лә. 2016 ел­да бу күр­сәт­кеч 22,2 квад­рат метр тәш­кил ит­кән. Бу турын­да Ав­то­шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ри­нат Аб­дул­лин бел­дер­де. (Та­тар­стан бу­ен­ча күр­сәт­кеч 25,6 кв. метр). То­рак тө­зе­ле­ше тем­п­ла­ры ал­га та­ба да үсә­чәк дип кө­те­лә. 2017 ел­да 249,9 мең кв. метр­лы то­рак...

Чал­лы­ның бер ке­ше­се­нә ур­та­ча 22,6 квад­рат то­рак мәй­да­ны ту­ры ки­лә. 2016 ел­да бу күр­сәт­кеч 22,2 квад­рат метр тәш­кил ит­кән. Бу турын­да Ав­то­шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ри­нат Аб­дул­лин бел­дер­де. (Та­тар­стан бу­ен­ча күр­сәт­кеч 25,6 кв. метр).

То­рак тө­зе­ле­ше тем­п­ла­ры ал­га та­ба да үсә­чәк дип кө­те­лә. 2017 ел­да 249,9 мең кв. метр­лы то­рак кул­ла­ну­га тап­шы­рыл­са, бы­ел 300 мең кв. метр­га җит­ке­рү план­лаш­ты­ры­ла. Агым­да­гы ел­да Чал­лы­да 30 күп фа­тир­лы йорт тө­зе­лә­чәк, шу­лар­ның уны­сын "Дом­кор", дүр­те­сен - "Про­фит", өче­сен - "Ком­форт­ное жилье", би­ше­сен "Ев­рос­тиль" җәм­гы­ять­лә­ре тө­зер­гә алы­на. Шул ук ва­кыт­та шә­һәр­дә та­гын ике эре ин­вес­ти­ци­он про­ект га­мәл­гә кер­те­лә баш­ла­ды. Ижау­ның "Та­лан" ком­па­ни­я­се "Ор­лов кы­ры" һәм Яңа шә­һәр­дә 19 мик­ро­ра­йон тө­зе­ле­ше­нә ке­реш­те. "Ор­лов кы­ры" мик­ро­ра­йо­нын бер­ни­чә этап­та тө­зү план­лаш­ты­ры­ла. Бе­рен­че этап­та го­му­ми мәй­да­ны 18 мең кв. метр бул­ган ике күп фа­тир­лы то­рак йорт җит­ке­ре­лә­чәк. 19 мик­ро­ра­йон­да "Та­лан" 7 мең кв. метр­лы 11 кат­лы йорт тө­зи баш­ла­ган.

Чал­лы­да со­ци­аль ипо­те­ка прог­рам­ма­сы бу­ен­ча агым­да­гы ел­да 63/13 һәм 63/15 йорт­ла­рын­да 573 га­и­лә фа­тир ала­чак. Әле­гә бу мәй­дан­нар­да фун­да­мент тор­гы­зы­лып ята. ТР Пре­зи­ден­ты кар­шын­да­гы Дә­ү­ләт то­рак фон­ды та­гын 3 йорт тө­зү­не (63/01, 63/11, 63/12) фи­нанс­ла­я­чак .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев