Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Уңган килен”нәрне сайладылар

Яр Чаллы шәһәре педагогия көллияте студенты - Нәзиля Сибгатуллина "Уңган килен" бәйгесенең җиңүчесе. Чара "Чәк-чәк бәйрәме" кысаларында үткәрелде. Аны Яр Чаллы шәһәренең мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге белән берлектә "Мизгел" милли мәдәният клубы һәм "Нур" яшьләр үзәге оештырды.

- Чәк-чәк - татар-халык ашларының иң татлы ризыкларының берсе. Элек-электән зур, мөһим бәйрәмнәргә, олы кунакларны каршы алганда әби-бабайларыбыз өстәл түренә аны утырта торган булганнар. Быелгы "Чәк-чәк бәйрәме"ндә дә без моны ассызыклап, аны пешерүче "Уңган килен"нәрне сайларга булдык. Бәйгенең максаты - яшьләрне татар гореф-гадәтләре белән таныштыру, аларны милли йолаларга җәлеп итү", - дип сөйләде "Мизгел" милли мәдәният клубы җитәкчесе Люция Абдуллина.

Бәйгедә шәһәребезнең һөнәри һәм югары уку йортларында белем алучы дүрт кыз катнашты. Аларны жюри әгъзалары бәяләде. Алар арсында Яр Чаллы педагогика универститетының доценты Дания Сибгатуллина, күңел радиосы диджее Лилия Закирова, "Мизгел" милли мәдәният клубы җитәкчесе Люция Абдуллина һәм "Сабан туе гүзәле - 2016" бәйгесенең җиңүчесе Фәнзилә Җәмилова бар иде.

Бәйге барышында кызлар үз-үзләре белән таныштырып, талантларын күрсәттеләр. Мөхтәрәм кунакларны да үзләре пешереп алып килгән чәк-чәк белән сыйладылар. Бәйгенең иң матур этабы булып бишек җырларын көйләү булды. Әйтергә кирәк, барлык кызлар да аны оста башкарып чыкты.

Нәтиҗәдә, "Уңган килен" исеменә Яр Чаллы шәһәре педагогия көллияте студенты Нәзиля Сибгатуллина лаек булды. Ул Н2О фитнес-үзәгенә абонемент, диплом һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнде. "Гүзәл килен" исеменә Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумында белем алыучы Алинә Гайфуллина ия булды. Моннан тыш ул "Чаллы ТВ" Һәм "Күңел" радиосының махсус призы белән дә бүләкләнде. "Җырчы килен" номинациясе Яр Чаллы шәһәренең сәнгать көллияте студенты Лилия Зариповага бирелде. "Аш-су остасы килене" булып Казан инновация көллияте филиалында белем алучы Ләйсән Әгълиева танылды. Барлык катнашучылар дипломннар, бүләкләр һәм татлы күчтәнәчләр белән бүләкләнде.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев