Чаллыда XXI КВН фестивале булды
Сара Садыйкова исемендәге концерт залында "КАМА" лигасының XXI КВН фестивале булды. Анда Татарстанның төрле шәһәрләреннән 18 команда катнашты. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов фестивальнең мактаулы кунагы булды. Командалар бер конкурс күрсәтеп төп приз өчен көрәштеләр.
Жюри беренче урынны Түбән Кама командасына бирде. Яр Чаллы педагогия университетының "Марат" командасы икенче урынга чыкты. Ә Алабуганың "Система Зажигания" командасы Гран-прига лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев