Чаллыда яңа бассейн ачылды
Бүген ЗЯБ бистәсендә тантаналы шартларда "Н2О" бассейны ачылды. Чаллы дәүләт педагогия университетының "Россиянең 500 бассейны" программасы буенча төзелгән әлеге спорт комплексы 160 миллион сумга төшкән. Өч катлы бинада зурлар һәм балалар өчен ике бассейн эшли. Кардиотренажерлы күнегүләр залы да бар. Бассейн, беренче чиратта, студентлар өчен төзелгән. Буш вакытларында биредә шәһәрдәшләр...
Бүген ЗЯБ бистәсендә тантаналы шартларда "Н2О" бассейны ачылды. Чаллы дәүләт педагогия университетының "Россиянең 500 бассейны" программасы буенча төзелгән әлеге спорт комплексы 160 миллион сумга төшкән. Өч катлы бинада зурлар һәм балалар өчен ике бассейн эшли. Кардиотренажерлы күнегүләр залы да бар. Бассейн, беренче чиратта, студентлар өчен төзелгән. Буш вакытларында биредә шәһәрдәшләр дә спорт белән шөгыльләнә. Алар фитнес-үзәккә иртүк яисә кич белән килә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев