Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда – яңа төр операция

Шушы көннәрдә ашыгыч ярдәм хастаханәсенең онкология бүлегендә Татарстанда беренче тапкыр бавырдагы яман шешкә химик эмболизация ясалды. Моңа кадәр әлеге пациент ашказанын дәвалау буенча комплекслы терапия узган. Ләкин соңгы тикшерү барышында бавырның сигезенче сегментында икенчел ялкынсынуы ачылган. Бүлек җитәкчесе Булат Заһидуллин һәм табиб -онколог Николай Макаров җитәкчелегендәге югары квалификацияле хирурглар бригадасы...

Шушы көннәрдә ашыгыч ярдәм хастаханәсенең онкология бүлегендә Татарстанда беренче тапкыр бавырдагы яман шешкә химик эмболизация ясалды. Моңа кадәр әлеге пациент ашказанын дәвалау буенча комплекслы терапия узган. Ләкин соңгы тикшерү барышында бавырның сигезенче сегментында икенчел ялкынсынуы ачылган. Бүлек җитәкчесе Булат Заһидуллин һәм табиб -онколог Николай Макаров җитәкчелегендәге югары квалификацияле хирурглар бригадасы ашыгыч рәвештә катлаулы операциягә алынган. Нәтиҗәдә, шешнең үсүенә китерүче тамырга "Доксорубицин" дигән химик препарат белән баетылган эмболяция эремәсе кертелгән.

Соңгы елларда әлеге ысул бавырдагы беренчел һәм метастазалы яман шештән арындыру буенча иң нәтиҗәле дәвалау чарасы буларак киң кулланыла. Иң мөһиме, ул шушындый авыруларның гомерен шактый озайтучы препарат буларак, көннән-көн ныграк ышаныч яулый. Дәвалау барышы катлаулы. Бу әлеге органны кан белән тәэмин итүче тамырның үзенчәлеге белән аңлатыла. Әйтик, бавыр паренхимасы 75-80 процент порталь кан белән һәм 20-25 процент артериаль кан белән тәэмин ителә. Шул ук вакытта бавырдагы шешкә кан бары тик артерия аша гына килә. Химиоэмболизация ысулы исә яман шешкә каршы препаратны аның концентрациясен һәм гомуми токсикация тәэсирен арттырмыйча гына ялкынсыну башланган урынга китереп җиткерү мөмкинлеген бирә.

Әлеге дәвалау чарасын куллануның төп шарты - тиешле медицина җайланмалары һәм шушы өлкәдә тәҗрибә туплаган рентген-эндоваскулярия хирурглары белән тәэмин ителеш. Бүгенге көндә шәһәрнең ашыгыч ярдәм хастаханәсендә генә әлеге шартлар тудырылган. Ә операция ясалган пациентка килгәндә, ул онкология бүлеге палатасына күчерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев