Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ял итү урыннары арта

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Кәрим Тинчурин бульварындагы һәм Тукай яр буе урамындагы икенче чират төзекләндерү эшләре белән танышты. Соңгысын шәһәрдәшләребез аеруча көтә, чөнки биредә Камага төшү урыны, матур күперләр, агачтан эшләнгән амфитеатр булачак. Төзелешнең генераль подрядчысы "Евростиль" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшләрне көзгә тәмамларга планлаштыра.

Тукай яр буеның беренче чиратын ГЭС бистәсендә яшәүчеләр генә түгел, яңа шәһәрдәгеләр дә яратты. Бирегә хәтта башка шәһәрләрдән дә ял итәргә киләләр икән. Чөнки биредә балалар һәм өлкәннәргә ялларны күңелле уздыру өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Өстәвенә машина кую урыннары да җитәрлек. Тиздән монда бәдрәфләр дә булачак. Августка кадәр беренче чираттагы җәяүлеләр һәм велосипед юлы "Кыңгыраулы" күпер янындагы юллар белән тоташтырылачак.

Биредә төзелеш эшләре график буенча алып барыла, әмма хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Һава торышының яңгырлы булуы кайбер эшләрне туктатып торырга мәҗбүр итте. Шуңа күрә асфальт җәю кебек эшләрне ял һәм бәйрәм көннәрендә дә башкарырга туры килә. 10/70 йорты каршындагы су коесын төзәтү мәсьәләсе дә хәл ителер кебек.

Тинчурин бульварында да эшләр дәвам итә. Монда юллар киңәйтелә, конструкцияләр ныгытыла, биредә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә уңайлыклар булдырылачак. Бүгенге көндә брусчатка җәю, пандуслар кую буенча әзерлек эшләре бара. Аннары төзүчеләр амфитеатр урнаштырачаклар. Көзгә бульварның периметры буенча, юл буеннан җир асты гаражына кадәр агачлар утыртылачак.

Тинчурин бульварын караганда Наил Мәһдиев автозапасчастьләр сату кибете янындагы мәйданны төзекләндерергә кирәклеген искәртте. "Милек хуҗасын чакырып, эшләр белән таныштырырга. Аңа территорияне тәртипкә китерү буенча нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатырга кирәк", - диде хаким.

Наил Гамбәр улы 10/40 йорты янына җәяүлеләр юлын киңрәк итеп ясарга тәкъдим итте. Биредә 1,6га мәйдан төзекләндерелергә тиеш. Бу эшләрне башкарырга 60 миллион сум акча каралган.

Проект архитекторы Илдар Мирхаҗиянов әйтүенчә, Тинчурин бульварында кызыл һәм соры төстәге брусчатка җәеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев