Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшь рәссамның шәхси күргәзмәсе ачылды

Шә­һә­ре­без­нең кар­ти­на­лар га­ле­ре­я­сын­да Чал­лы­ның гы­на тү­гел, Рос­си­я­нең иң яшь рәс­са­мы, Рос­сия рәс­сам­нар бер­ле­ге әгъ­за­сы Ру­ша­ния Шәй­хет­ди­но­ва­ның шәх­си күр­гәз­мә­се ачыл­ды. Рәсс­а­мның шат­лы­гын ур­так­ла­шыр­га укы­ту­чы­лар, уку­чы­лар һәм сән­гать­нең бу тө­рен яра­ту­чы­лар кил­гән иде. Бу көн­не кар­ти­на­лар га­ле­ре­я­сы­на шак­тый ке­ше җы­е­луы та­би­гый, чөн­ки Ру­ша­ния Шәй­хет­ди­но­ва Чал­лы­да ту­ып үс­кән та­лант­лар­ның бер­се. Ул 1987 ел­да...

Шә­һә­ре­без­нең кар­ти­на­лар га­ле­ре­я­сын­да Чал­лы­ның гы­на тү­гел, Рос­си­я­нең иң яшь рәс­са­мы, Рос­сия рәс­сам­нар бер­ле­ге әгъ­за­сы Ру­ша­ния Шәй­хет­ди­но­ва­ның шәх­си күр­гәз­мә­се ачыл­ды. Рәсс­а­мның шат­лы­гын ур­так­ла­шыр­га укы­ту­чы­лар, уку­чы­лар һәм сән­гать­нең бу тө­рен яра­ту­чы­лар кил­гән иде.

Бу көн­не кар­ти­на­лар га­ле­ре­я­сы­на шак­тый ке­ше җы­е­луы та­би­гый, чөн­ки Ру­ша­ния Шәй­хет­ди­но­ва Чал­лы­да ту­ып үс­кән та­лант­лар­ның бер­се. Ул 1987 ел­да ту­ган. 2004 ел­да 2нче ба­ла­лар сән­гать мәк­тә­бен тә­мам­ла­ган. Ан­на­ры рә­сем сә­на­га­те юнә­ле­шен­дә уку­ын Яр Чал­лы дәү­ләт пе­да­го­гия уни­вер­си­те­ты­ның сән­гать-гра­фи­ка фа­куль­те­тын­да дә­вам ит­кән. Шун­нан соң ул тор­мы­шын иҗат бе­лән бәй­ләр­гә ка­рар ка­бул ит­кән. Дип­лом­лы яшь бел­геч ба­ла­лар сән­гать мәк­тә­бе­нең сән­гать бү­ле­ген­дә ба­ла­лар­га үзе­нең һө­нә­ре­нә мә­хәб­бәт уя­та. Аның үзен­чә­лек­ле иҗа­ты шә­һәр­дәш­ләр­не би­та­раф кал­дыр­мый. Яшь бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, Ру­ша­ния ха­лы­ка­ра, Рос­сия һәм шә­һәр­кү­ләм күр­гәз­мә­ләр­дә, иҗа­ди про­ект­лар­да ак­тив кат­на­ша.

Ру­ша­ния Шәй­хет­ди­но­ва гра­фи­ка ос­та­сы. Ул А.В.Хал­де­ев­ның ос­та­ха­нә­сен­дә ак­тив эш­ли. Бу ос­та­ха­нә­нең мак­са­ты - гра­фи­ка­ны үс­те­рү һәм по­пу­ляр­лаш­ты­ру. Ру­ша­ния хез­мәт­тәш­лә­ре бе­лән бер­гә "Мо­а­бит дәф­тәр­лә­ре", "Сви­яжск. Пос­ти­же­ние", "Пос­ти­же­ние. Сви­яжс­кая уха" һәм баш­ка про­ект­лар­да ак­тив кат­наш­кан.

Кар­ти­на­лар га­ле­ре­я­сын­да гра­фик, кол­лог­ра­фия, ли­ног­ра­вю­ра се­ри­я­сен­нән бар­лы­гы 34 хез­мәт урын ал­ган. Рәс­сам май тех­ни­ка­сы бе­лән дә иҗат итә. Сә­я­хәт­лә­ре ни­ге­зен­дә бар­лык­ка кил­гән җәй­ге этюд­лар, ха­тын-кыз порт­рет­ла­ры бе­рәү­не дә би­та­раф кал­дыр­мый. Шә­һәр­дәш­лә­ре­без әле­ге күр­гәз­мә ту­рын­да фи­кер­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты­лар.

Ай­гөл Га­тул­ли­на, ЧДПУ сту­ден­ты:

- Мин үзем дә рә­сем ясар­га яра­там. Буш ва­кыт­ла­рым­да ку­лы­ма пу­ма­ла алып кар­ти­на­лар, пей­заж­лар иҗат итәм. Шу­ңа кү­рә күр­гәз­мә зал­ла­ры­на йө­рер­гә ты­ры­шам. Яшь рәс­сам Ру­ша­ния Шәй­хет­ди­но­ва­ның күр­гәз­мә­се бик оша­ды. Ул төр­ле те­ма­лар­га, төр­ле алым­нар кул­ла­нып иҗат ит­кән.

Зә­кә­рия Фә­и­зо­ва, ла­ек­лы ял­да­гы шәф­кать ту­та­шы:

Ин­тер­нет­тан ае­ры­лып, иҗат, сән­гать бе­лән ма­вы­гу­чы яшь­ләр­не хөр­мәт итәм. Алар­ның бер­сен­нән-бер­се ма­тур кар­ти­на­лар ясау­ла­ры мак­тау­га ла­ек. Ру­ша­ни­я­нең күр­гәз­мә­сен ка­ра­гач, ки­лә­чәк­кә өмет уян­ды. Биг­рәк тә аның җәй­ге этюд­ла­ры кү­ңе­лем­не җы­лыт­ты. Яшь рәс­сам­га иҗат уңыш­ла­ры юл­даш бул­сын.

Ро­за Ка­ша­по­ва, пен­си­о­нер:

- Кон­церт, те­атр­лар­га өс­тен­лек бир­сәм дә, кар­ти­на­лар га­ле­ре­я­сы­на йө­рер­гә яра­там мин. Чөн­ки би­ре­дә үз­гә мо­хит, мон­да күз­гә кү­рен­ми тор­ган ма­тур хис­ләр уя­на. Мон­да­гы ча­ра­лар­га йө­ри баш­ла­гач, үзем дә сан­нар бу­ен­ча рә­сем­нәр ясый баш­ла­дым. Бу сән­гать җан­ны ял ит­те­рә, ябыгыр­га те­ләү­че­ләр­гә дә фай­да­лы, чөн­ки бер эш­кә ке­реш­сәң, ашау­ны да оны­тып иҗат итә­сең. Ру­ша­ни­я­нең күр­гәз­мә­се оша­ды. Ки­леп ка­ра­гыз, үкен­мәс­сез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев