Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче чирмешәнлеләр чираттагы очрашуга җыелды

Чаллыда яшәүче чирмешәнлеләр чираттагы очрашуга җыелды. Бу калада яшәүче чирмешәнлеләр "Энергетик" мәдәният сараенда узган чираттагы очрашуда рәхәтләнеп "крис" биеделәр. 600гә якын якташыбыз тамаша залында үзебезчә, "кучарка", "нүеш", "умит", "әпәй" һәм башка "тәмле" сүзләр кыстырып та сөйләште, "Без чирмешәнлеләр!" дип мактанышып та алдылар. Мәҗлестә бар да килешә, монда бер-береңне гаепләү юк....

Чаллыда яшәүче чирмешәнлеләр чираттагы очрашуга җыелды. Бу калада яшәүче чирмешәнлеләр "Энергетик" мәдәният сараенда узган чираттагы очрашуда рәхәтләнеп "крис" биеделәр.

600гә якын якташыбыз тамаша залында үзебезчә, "кучарка", "нүеш", "умит", "әпәй" һәм башка "тәмле" сүзләр кыстырып та сөйләште, "Без чирмешәнлеләр!" дип мактанышып та алдылар. Мәҗлестә бар да килешә, монда бер-береңне гаепләү юк.

Очрашуга кайбер башка районнарның да якташлык җәмгыятьләре вәкилләре килгән. Казаннан, Түбән Камадан да безнекеләр - делегацияләр бар. Күренекле артист Искәндәр Биктаһиров, танылган тележурналист Илдар Кыямов та бәйрәмгә ямь өстәделәр.

-Бик көттек бу очрашуны, - ди 1973нче елдан бирле Чаллыда яшәүче Түбән Кәминкә кызы Әлфия Сафина-Гарифуллина. -Туган якны сагынмаган, искә төшермәгән көн юк. Без 10 бала үстек, алтыбыз исән-сау. Аллага шөкер, бүген дә авылга кайтыр урыныбыз бар.

Кеше олыгайган саен яшьлеген сагына, бу табигый. Алар да, 70нче елларда егетләр-кызлар булып яшь кала, яңа завод төзелешенә килгән якташлар да Чирмешән ягы табигатен, балалык, чирәмдә тәпи йөргән чорны, газиз әниләре пешергән кабартмаларны, бәлешләрне, кич утырган ләззәтле, кабатланмас мизгелләрне һаман күңелләрендә йөртәләр. Әнә сәхнәгә чыкканнарның нәкъ менә Чирмешәнебезгә багышлап язылган җырларны башкарганда кайберәүләрнең күзләренә яшь тула. Мәгънәле сүзнең, мәгънәле җырның көче зур.

Олыгаю дигәннән, хәзер Чаллыда чирмешәнлеләрнең үз мәчетләре дә бар - Утыз Имәни исемен йөртүче дин йортын бик тиз арада калкыта алулары - үзе үк безнең якташларның булдыклылыгы динле булулары билгесе. Мәчетнең имамы Салихҗан Гайниев (тумышы белән Утыз Имәннән) бу эшне бик оста оештырды.

-Рәхмәт, якташлар, туган ягыбызны онытмыйсыз, кулдан килгәнчә булышып торасыз, - диде очрашуга килгән кунакларның берсе - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова. -Киләчәктә дә аралашып, кунакка йөрешеп яшик. Мондый бәйрәмнәр безнең араларны якынайта. Очрашуны оештыручыларга да рәхмәт. Без бу юлы якташлар җәмгыятенең актив вәкилләренә - Фәнис Нуретдиновка һәм Илшат Харисовка район башлыгының Рәхмәт хатын, бүләкләр алып килдек.

Аннары сәхнәгә районыбызның "Умырзая" ансамблен дәштеләр, аннары тагын котлаулар, җырлар булды. Җыйнак кына, төзек программа һичкемне ялыктырмады.

Очрашуда катнашучылар тамаша залында куелган хәйрия тартмаларына бу кичтә салынган акчаларны Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына җибәрделәр.

-Якташлар очрашуына яңа ел керүгә әзерләнә башладык, бу эшкә күп кешенең өлеше керде, - диде Чаллыдагы Чирмешән якташлык җәмгыяте рәисе Рафаэль Кыямов, мәҗлес дәвамында дистәләп якташыбызга бүләкләр дә тапшырып.

Рафаэль Әгъләметдин улы (тумышы белән Кара Чишмәдән) бу вазифага күптән түгел генә сайланса да, үзен оста оештыручы итеп таныткан. Ул шәһәрдә билгеле, абруйлы җитәкче дә икән. Сүзе үтә торган, төпле кеше.

Озакламый янә берничә шундый зур чарага барасы булыр. Якын көннәрдә Казандагы якташлар очрашу үткәрмәкче, киләсе кунакларны барлыйлар, диелә район хәбәрендә.

Аннары Түбән Камадагы якташлык җәмгыяте "чиратка" язылды. Алар шул каладагы чирмешәнлеләрне киләсе елда җыймакчы. Бер очрашу - бер гомер, исән генә булыйк!

http://nashcheremshan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X