Чаллыда Яшьләр көне үтте
Чаллыда быел яшьләр көне бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Гомумән, шәһәребез егет һәм кызлары бәйрәмне шулай зурлап билгеләп үтәргә лаек. Бу үзенә күрә яшьләр белән эшләүгә нәтиҗә ясау да. Шөкер, бу яктан автокалабыз республиканың башка шәһәрләренә үрнәк. Дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Чаллы республика рейтингында беренче урын яулады.
Моннан тыш, иҗтимагый оешмалар вәкилләре ел саен республика һәм бөтенроссия бәйгеләрендә актив катнашып, җиңү арты җиңү яулыйлар. "Ел студенты" республика бәйгесендә - "Гран-при", "Ел лидеры 2016" да беренче урын Чаллы яшьләрендә. Өстәвенә, һөнәри осталык буенча республика бәйгесендә "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятеннән Сергей Маскин беренче урын яулады. Татарстан эчке эшләр министрлыгы оештырган "Канун территориясе" бәйгесендә "Форпост" җиңүче булды. "Безнең Татарстан" VII республика яшьләр форумында проектлар бәйгесендә "Чулманда әкият" проекты авторы Виктория Штанке беренче урынга чыкты.
Инде бәйрәм чараларының үзенә килсәк, алар Чулман проспектыннан, Яр буе паркы мәйданына кадәр төрле тематик интерактив мәйданнар эшчәнлеге белән башланып китте. Аквагрим, гамәли-сәнгать, ком терапеясе буенча оештырылган мастер-класслар кунакларның игътибарын аеруча җәлеп итте. Кемдер картиналар галереясы оештырган мәйданга килеп рәсем ясарга өйрәнде, икенчеләре Рузия ханымнан битләрен бизәтте.
"Һөнәрләр дөньясы" мәйданын "КАМАЗ" һәм "Форд Соллерс" заводлары оештырган иде. Алар яшьләргә инженер, констурктор, автобуяучы, "КАМАЗ" йөртүчеләре рольләрендә сынап карау мөмкинлеге бирделәр. Алабугадан килгән "Алабуга заставасы" реконструкторлары күргәзмәсе дә яшьләр күңеленә хуш килде.
"Мой М.И.Р" шәһәр музыкаль проекты интерактив мәйданы иң тавышлысы, иң көчлесе булды. Җиңүчеләрне шәһәр хакиме Наил Мәһдиев бүләкләде. Шәһәрнең яшьләр иҗтимагый оешмалары оештырган "Студентлар" мәйданы иң зурысы иде. "КАМАЗ-мастер" картинг клубы узышчыларының мастер классы да күпләрнең күңеленә хуш килде. "Сокландыргыч батыр һәм талантлар!" - диде Түбән Камадан килгән Булат Сәйфуллин.
Мәйдандагы концерт Чаллының талантлы яшьләре һәм иҗат коллективлары чыгышы белән башланып китте. Парашютчылар Татарстан, Россия флаглары белән мәйдан уртасына төштеләр.
Чаллы яшьләрен бәйрәм белән шәһәр хакиме Наил Мәһдиев котлады. "Яшьләр шәһәр үсешенә зур этәргеч биреп торучы көч. Моның өчен Чаллыда, Татарстанда һәм Россиядә егет-кызларга уку, эшләү, идея һәм проектларны тормышка ашыру өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Яшьләрне матур бәйрәм белән котлыйм", - диде ул. Россия дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да яшьләргә үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм, "X-Фактор" шоу-тамашасында катнашкан Юлия Плаксина һәм рок-җырчы Елка чыгышлары белән дәвам итте. Аларның чыгышын егет-кызлар "Бис", "Браво" дип кычкырып аңа кушылып биеделәр. Аннары "Энерджи" радиосы дискотекасы яшьләрне генә түгел өлкәннәрне дә рәхәтләнеп биетте.
Бәйрәм чараларына гадәттәгечә күз явын алырлык салют нокта куйды. Яшьләр көненнән шәһәрдәшләребез дә, Чаллы кунаклары да канәгать калды. Бәйрәмнән алган тәэсирләрен алар газета укучыларыбызга да җиткерде.
Ләйсән ГАЛИМОВА, ЧДПИ студенты:
Мин Чаллыдагы бәйрәмнәрне кечкенәдән яраттым. Шуңа күрә урта мәктәпне тәмамлагач та, ЧДПУга укырга кердем. Быел яшьләр көне аеруча күңелле һәм файдалы узды. Кызыксынган кешеләр өчен төрле тематик мәйданчыклар эшләде. Мин спортны яратканга, "КАМАЗ-мастер" картинг клубы чыгышы бу юлы да сокланып карадым.
Хәйдәр ГӘРӘЕВ, ТЭЦ хезмәткәре:
Миңа бәйрәм ошады. Аллага шөкер, көн дә матур булды. Парашютчыларның чыгышы күңелемә хуш килде. Үзем дә хыялланам, Минзәләгә барып сикерәсе иде. Күпме адреланин бирә бит ул.
Камилә САФИНА, лаеклы ялдагы укытучы:
Миңа мәктәп формасыннан мәйдан тирәли әйләнгән укучылар ошады. Мәктәп еллары исемә төште. Безнең заманда мәктәпкә алъяпкыч, ак якалы форма киеп йөрү иде бит. Нинди матур булган безнең балачагыбыз. Мәктәп укучылары барысы да бертөсле. Социаль катламнар юк...
Рәзинә ГАЙФУЛЛИНА, "КАМАЗ" хезмәткәре:
Мәдәни чараларны яратканга бәйрәмнәрне көтеп алам. Алар узгач күңелдә ниндидер бушлык хасил була. Яшьләр көне оешкан төстә, матур һәм тыныч узды. Сыра шешәләре тотып, исерешеп йөрүчеләр булмады. "Форпост" егетләре тәртип саклады. Яшьләр киләчәктә дә актив булсыннар, гаджетлардан аерылып, бәйрәмнәргә йөрсеннәр иде. Мондый чаралар шәһәр, республика, илебез белән горурлык уята. Оештыручыларга, яшьләрнең талантын, тырышлыгын бәяли белгән җитәкчеләргә рәхмәт.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев