Чаллыда һәйкәлләр артачак
Шәһәр төзелеше советының быелгы беренче утырышында башкарма комитет җитәкчесе ике хәбәр җиткерде. "Бу атнада матбугат чаралары аркылы "Азатлык" мәйданын яңарту буенча проектларга бәйге игълан итәргә җыенабыз. Бу эшкә архитекторларны, халыкны җәлеп итәргә телибез. Конкурс комиссиясе төзелә инде. Җиңүчегә бүләк - шәһәрнең төп мәйданында төзекләндерү буенча үз проектын тормышка ашыру хокукы....
Дөрес, репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәлнең урыны әлегә билгесез, чөнки халык арасында төрле фикерләр бар. Берәүләр аны ГЭС бистәсендә Муса Җәлил проспектында күрергә тели. Әмма Ринат Абдуллин фикеренчә, иске зират янында болай да һәйкәлләр җитәрлек. Чаллының мактаулы гражданины Уел Хөсәенов шәһәрдә беренче төзүчеләр һәйкәле булырга тиешлеген дә искәртеп үтте. Шәһәрдә бу идея онытылмаячак, диде аңа җавап итеп Ринат Әзгәр улы.
Чыннан да, Чаллыда күрше Алабугадан аермалы буларак, тарихы урыннар аз. Шуңа күрә шәһәребезгә туристларны китерү бик авыр. Шәһәр җитәкчеләренең әлеге мәсьәләне чишәргә алынулары игътибарга лаек. Шәһәрдә һәйкәлләр саны арту "Чаллыда читтән килгән кешеләргә күрсәтерлек тарихи, истәлекле урыннар аз", диючеләргә җавап булачак. Алар Кама буендагы калага туристларны җәлеп итәрлек итеп эшләнсә, моннан халык та отачак, шәһәр бюджеты тулыланачак бит. Шәһәрдәшләребез бу хакта ни уйлый соң?
Гөлзада Рзаева, "Энергетик" мәдәният сарае директоры, Чаллының мактаулы гражданины:
- Чаллыда шәһәр төзелеше батырларына да, Сталин репрессиясе корбаннарына да һәйкәл булырга тиеш. Тик һәйкәлләр дөрес урыннарга куелсын иде. Без заманында татар халкының мәшһүр шагыйре Тукайга һәйкәл куйдык. Әмма аның урыны уңышлы булмады. Агачлар арасыннан күренми дә, ятим булып тора Тукаебыз. Хәзер Аллага шөкер, ГЭСта яр буе Тукай урамы төзекләндерелде. Мәчет тирәсенә, аны суга каратып Тукай һәйкәлен күчереп куйсак, ничек яхшы булыр иде. Чаллы төзелешенә зур өлеш керткән Рәис Беляев барельефы да үз урынында түгел. Минемчә, ул Рәис Беляев проспектында булырга тиеш. Һәйкәлләр киләчәк буынны тәрбияләүдә зур роль уйный, шуңа күрә аларны төзергә, алар янында даими рәвештә төрле чаралар үткәрергә кирәк.
Артур Камалов, җиһазлар ясаучы эшмәкәр:
- Мин Чаллыда КАМАЗ, шәһәре төзүчеләре хөрмәтенә һәйкәл булырга тиеш дип уйлыйм. Яшьләр кемнәрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Чаллыда яшәүләрен белеп үссеннәр. ГЭС бистәсендә Рәис Беляевка бюст бар, ләкин ул гына тарихны күзалларга булышмый. Мондый һәйкәл шәһәрнең үзәгендә булырга тиеш.
Алсу Зәйниева, тәрбияче:
Чаллыда туып-үссәм дә, мин шәһәрнең тарихын белмим, шуңа күрә тарихны чагылдырган истәлекле урыннарга, һәйкәлләргә игътибарны арттырырга кирәк. Алар формасы һәм эчтәлеге буенча шәһәрнең рухына туры килерлек булсын иде. "Азатлык" мәйданының төзекләндерелүен күптән көттек. Анда тагы да матуррак фонтан булсын иде.
Шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышы шундый күңелле хәбәрләр белән башланып китсә дә, бу юлы да каршылыксыз гына узмады. Әйтик, "Бургер Кинг" кафесы проекты хупланмады. Архитекторлар һәм төзүчеләр фикеренчә, бу башка урында төзелергә тиеш. 100 урынга исәпләнгән ике катлы бинаны "Сәүдә кварталы" үзәге каршында төземәкчеләр. Заказчының биредә арендада җир мәйданы бар икән.
Бу яшеллек өчен зона. Шәһәр җәмәгатьчелеге дә монда бина төзүгә каршы булачак. Шуңа күрә бу объектны башка урында төзергә кирәк. Әйтик, Мәскәү проспекты ягында халыкка хезмәт күрсәтү объектлары җитәрлек түгел, - диде Ринат Абдуллин. Архитекторлар берлеге рәисе Ринат Сафиуллин да шундый ук фикердә. Моннан тыш, проект авторларына җәяүлеләр юлын, бульварны һәм төзекләндерү элементларын да искә алырга киңәш ителде. Совет "Чаллы яр" торак-комплексының икенче чиратын төзү проектын хуплады.
Шәһәр төзелеше советы утырышларындагы барлык проектлар да кануннар нигезендә тормышка ашса, Чаллы киләчәктә тагын да матурланыр иде.
Зөлфия ГАЛИМ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев