Шəhри Чаллы

Чаллыда юл-транспорт һәлакәтеннән соң машинага ут каба

Чаллыда автобус белән җиңел машина бәрелешкән, икенчесе бәрелүдән соң шунда ук яна башлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Чаллының Сидоровка бистәсендә «НЕФАЗ» автобусы 99 нчы модельле «Лада» белән бәрелешкән. Бәрелүдән соң шунда ук җиңел машинаның мотор бүлегендә янгын чыккан....

Чаллыда автобус белән җиңел машина бәрелешкән, икенчесе бәрелүдән соң шунда ук яна башлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Чаллының Сидоровка бистәсендә «НЕФАЗ» автобусы 99 нчы модельле «Лада» белән бәрелешкән. Бәрелүдән соң шунда ук җиңел машинаның мотор бүлегендә янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл урынына 72 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең янгын сүндерүчеләре һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре киткән. Утны 3 минут эчендә сүндергәннәр. Юл-транспорт һәлакәтендә беркем дә зыян күрмәгән. ///tatar-inform.tatar.ru///

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: