Чаллыда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арткан
Автокалада чираттагы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды. Анда ЮХИДИ идарәсе башлыгы Радий Кадиков, Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Юрий Ставниченко катнаштылар.
Агымдагы елның дүрт аенда шәһәребездә 160 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Анда 6 кеше һәлак булган, 194 е - төрле тән җәрәхәтләре алган. Автокаланың ЮХИДИ идарәсе башлыгы Радий Кадиков билгеләп үткәнчә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл һәлакәтләре саны 15,3% кимегән, әмма үлүчеләр саны, киресенчә, ике тапкыр арткан. Юл-транспорт һәлакәтләре ясалуына юлда маневрлар ясау кагыйдәләрен, киселешләр аша чыгу кагыйдәләрен бозу, тизлек режимын арттыру сәбәп булган. Шулай, мәсәлән, юлда маневрлар ясау кагыйдәләрен бозу аркасында 37 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән булган. Алар аркасында 1 кеше үлгән, 42 се - төрле тән җәрәхәтен алган. Киселеш аша чыгу кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә 33 юл-транспорт һәлакәте ясалган. Анда бер кеше үлгән, 62 се җәрәхәтләнгән. Тизлекне арттыру нәтиҗәсендә 19 юл-транспорт һәлакәте башкарылган булган. Анда 2 кеше үлгән, унтугызы җәрәхәтләнгән.
Шулай ук Радий Кадиков балалар катнашында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү әһәмиятен дә билгеләп үтте. Моның өчен профилактик чараларны даими үткәреп торырга кирәклеген дә ассызыклады ул.
Әйтергә кирәк, 15 майдан алып 15 июньгә кадәр шәһәребездә "Игътибар балалар!" республика акциясе уза. Аның кысаларында, балалар иминлеген кайгырту буенча, комплекслы чаралар каралган: барлык укучылар белән дә юл-йөрү кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелә, башлангыч сыйныф укытучылары белән "Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча эш формалары һәм алымнары" темасына семинарлар оештырыла, ата-аналар белән дә юлларда балалар куркынычсызлыгын саклау темасына җыелышлар үткәрелә.
Гомумән, мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгының беренче урынбасары Нәркиз Кашапов билгеләп үткәнчә, каникуллар чорында балалар куркынычсызлыгы аеруча да игътибар үзәгендә булачак. Хәтта, ял итү мәйданчыкларында да үткәрелә торган чаралар исемлегендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен кисәтү буенча "Кызыл, сары, яшел!", "Светофор" һәм башка уен рәвешендәге профилактик чаралар каралган.
-Соңгы өч елда без киемнәрдә утны кайтаручы элементларны куллануны популярлаштыру белән шөгыльләндек. Караңгы вакытта алар балалар иминлеген кайгыртуда зур ярдәм күрсәтәләр. Әлеге эшне дәвам иттерү буенча да эшләр дәвам иттереләчәк, - дип билгеләде ул.
Утырышны төгәлләп, башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин быел светофорлар урнаштыруга, юл разметкаларын ясау һәм ясалма юл киртәләрен булдыруга өстәмә 62 миллион сум акча бүленеп биреләсен дә әйтте.
Альбина ЗАРИПОВА
Альбина ЗАРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев