Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда үзенчәлекле музей эшли

Шәһәрнең "Хәрби дан" музее үзенең экспонатларын даими тулыландырып тора. Анда Бөек Ватан сугышы елларындагы корал макетлары, солдатларның шәхси әйберләре зур урын алып тора. Соңгы елларда музей төрле техника белән дә тулылана башлады. Бинаның подвалында немец мотоцикллары, "Опель Кадет" , "Опель Капитан" кебек иске машинаналар, Б4 6А броневигы, КА-38 немец пушкасы...

"Музейның киләчәге өметле. Техниканы үзебез табабыз, реставрациялибез. Хәзер аларны куяр урын җитми башлады. Бүгенге көндә немец танкы - "Тигр" Т3 алу турында эшләр алып барабыз. Бина мәсьәләсе генә тоткарлап тора", - ди "Полевая почта. Герат" берләшмәсе командиры Наил Каюмов.

Бүгенге көндә эзтабарлар шәһәргә сюрприз әзерлиләр. Егетләр Россия хәрби хезмәте вәкилләре Чечен компаниясендә кулланган УАЗ-469 машиансын реставрациялиләр.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев