Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы яңа төрек заводында уртача хезмәт хакы 55 мең сум булачак

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин рәислегендәге республика комиссиясе Макметалл төрек компаниясенең «Яр Чаллы» ТОСЭР резиденты статусын алуга биргән гаризасын хуплады. Макметалл арматур челтәр җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Елына 10 мең тонна продукция эшләп чыгарылачак. Оешма үз проектына 100 млн сум тирәсе акча инвестицияләргә һәм 30дан артык эш урыны булдырырга әзер. Җитештерүне 2018...

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин рәислегендәге республика комиссиясе Макметалл төрек компаниясенең «Яр Чаллы» ТОСЭР резиденты статусын алуга биргән гаризасын хуплады.

Макметалл арматур челтәр җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Елына 10 мең тонна продукция эшләп чыгарылачак. Оешма үз проектына 100 млн сум тирәсе акча инвестицияләргә һәм 30дан артык эш урыны булдырырга әзер. Җитештерүне 2018 ел башларында эшләтеп җибәрергә ниятлиләр. Уртача хезмәт хакы якынча 55 мең сум булачак.

Макметалл яңа проектын реализацияләү өчен 1700 квадрат метрдан да зуррак мәйдандагы бинаны арендага алырга җыеналар, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Макметалл компаниясен оештыручылар тарафыннан бөтен дөнья буенча шундый 20 металлургия комплексы булдырылган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев