Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан Соль-Илецка баручы автобус белән гадәттән тыш хәл булган

Социаль челтәрләрдә, Чаллыдан Соль-Илецкка киткән автобус юлда ватылып ята, дигән хәбәр таралды. Транспорт чарасында ял итергә баручы 44 пассажир булган. Интернетка хәбәрне алар элгән. "24 сәгать буе инде юл өстендә утырабыз, безгә бер ярдәм итүче дә юк. Ялга җибәргән компания дә телефоннарын алмый. Монда салкын, балалар елый", - дип язган...

Автобус өчен җаваплы "Два Брата" компаниясе менеджеры белдерүенчә, хактан да автобуста төзексезлекләр килеп чыккан. Әмма аны төзәтәләр һәм шәһәрдәшләр 4 сәгатькә соңарып булса да Соль-Илецка исән-имин килеп җитә.

Мәгълүм булганча әлеге компания инде 10 елдан артык кешеләрне Соль-Илецка алып бару белән шогыльләнә. Аларның хезмәтеннән моңа кадәр дә зарланучылар булган. Мәгълүмат чаралары берничә чаллылының әлеге курорт шәһәреннән кайталмый ятуы хакында хәбәр иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев