Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга Беларусь делегациясе килде

Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков җитәкчелегендәге Беларусь делегациясе әгъзаларына бүген Чаллыда "Кванториум" балалар технопаркын тәкъдир иттеләр. Искә төшерәбез, Беларусь Республикасы делегациясе Татарстанда ике көнлек (2016 елның 15-16 марты) эшлекле сәфәрдә һәм бүген алар Чаллыга килделәр. Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин...

Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков җитәкчелегендәге Беларусь делегациясе әгъзаларына бүген Чаллыда "Кванториум" балалар технопаркын тәкъдир иттеләр.

Искә төшерәбез, Беларусь Республикасы делегациясе Татарстанда ике көнлек (2016 елның 15-16 марты) эшлекле сәфәрдә һәм бүген алар Чаллыга килделәр.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин озатуында кунаклар ИТ-паркта булдылар, анда алар аның бизнес-инкубаторы, балалар технопаркы, ИТ-йорт һәм башка проектлар белән таныштылар.

Андрей Кобяковка Россиядә шундый 12 мәйданчык эшләвен, шуларның икесе Татарстанда урнашкан булуы турында сөйләделәр. Төп концепция - ИТ-индустрияне үстерү, яңа эшли башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итү. Казан һәм Чаллының ИТ-паркларында кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренең 145 резиденты үзләренең эшчәнлеген башкара.

Андрей Кобяков бизнес-инкубаторның мөмкинлекләрен бәяләде, аерым алганда, "НексМед" һәм "Агроинновацияләр" ҖЧҖ компанияләре проектлары белән танышты.

"Кванториум" балалар технопаркында Беларусь Республикасы вәкилләре яшь чаллылылар белән таныштылар һәм балалар өчен иң гадәти булмаган проектны карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев