Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга “Бәхет хакы” килә

Тиздән Чаллыга Башкортостанның Мәҗит Гафури исмендәге академия театры гастрольгә килә. Бу юлы данлыклы коллектив тамашачыларга нинди бүләк әзерләгән соң? Әлеге сорауга театрның баш ардминистраторы Рима Зәйнуллина җавап бирде:

- Татарстан театрыбызның гастрольләр графигында үзенчәлекле урын биләп тора. Чөнки биредә тамашачылар сәнгатькә таләпчән, алар артистлар уенын яратып карыйлар. Шуңа күрә сезнең якларга килүче труппабыз имтиханга керүчеләр кебек ныклап әзерләнә.

Еллар бит аккан судай тиз уза. Өлкән буын артистларга алмашка талантлы яшьләр килә. Шуңа да карамастан Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, Илсөяр Газетдинова, Азат Хөсәенов, Тәнзилә Хисамова, Светлана Хәкимова кебек танылган артистларыбыз сәхнәдә иҗат итәләр, театр белән яшиләр. Алар яшьләр белән бергә Әнисә Мөдәрисова пьесасы буенча куелган "Бәхет хакы" спектаклен сәхнәләштерделәр. Яңа спектакльне талантлы режиссер Айрат Әбушахманов куйды.

Бу театр репертуарындагы иң яхшы спектакльләребезнең берсе, биредә һәр кеше үзнең тормышында булган вакыйгалар белән очраша. Шуңадыр ул һәр җирдә зур уңыш белән бара.

"Бәхет хакы" музыкаль драмасы танылган артист Фидан Гафаровның юбиеена куелды. Анда төп геройның тормыш юлы чагылыш таба. "Тиле яшьлек", "Тапшырылмаган хатлыр" һәм башка спектальләребезне караган тамашачылар бу мелодрамадан Фидан Гафаровны бөтенләй башка яктан ачарлар дип ышанасы килә.

"Бәхет хакы"нда өч буын артистлар уйный. Кеше бәхетенең бәясе күпме соң? Бу сорауга спектакльне каргач үзегез җавап табарсыз. Килегез, карагыз! Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, Уфада әлеге спектальгә билет табып булмый.

Чаллыда театрыбыз бер генә көн була. 22 сентябрьдә Сара Садыйкова исемендәге концерт залында яшь тамашачылар өчен "Серле каршәк" спектаклен күрсәтәбез. Ә кич белән "Бәхет хакы" на рәхим итегез, кадерле дуслар! 23 сентябрьдә спектакльләребезне Түбән Кама, 24 сентябрьдә Әлмәт тамашачылары карый алачак. Спекталь урысча тәрҗемә белән тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев