Чаллыга федераль бюджеттан 173 020 доза вакцина кайтарылган
Һава торышының тотрыксыз булуы, вируслар өчен уңай. Алар бик тиз тарала, нәтиҗәдә халык кискен йогышлы чирләргә бирешә башлый. "Татарстанда һәм Чаллыда сулыш алу юллары чирләре барлык авыруларның 30%ка якынын тәшкил итә", - диде хуҗалык җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Олег Сабаев.
Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, Татарстанда эпидемия вакытында узган елда кискен респиратур вирус инфекциясе белән халыкның 10,9%ы яисә барлыгы 421 709 кеше чирләгән. Аларның 536ы грипп йоктырган.
Әлеге авырулардан икътисадый зыян 4 миллиард сумнан артып киткән. Бүгенге көндә грипп һәм кискен респиратур вирустан саклануның иң нәтиҗәле ысулы булып вакцина ясату санала. Прививка ясаткан кеше әлеге чирне 3-4 тапкыр азрак йоктыра икән. Мондыйларга чир эләксә дә, ялкынсынулар вакцина ясатмаган кешеләрнекенә караганда 2-3 тапкыр түбән. Бигрәк тә "риск" төркеменә кергән йөкле хатыннарга, 2 яшькә кадәрге балаларга һәм 60 яшьтән узган өлкәннәргә привика ясату зарур.
Чаллыга федераль бюджеттан 173 020 доза вакцина кайтарылган. Аның 116 850 дозасы зурлар, ә 56 170 се балалар шифаханәләренә бүлеп бирелгән.
Шунысы игътибарга лаек, шәһәребезнең кайбер предприятиеләре үз хисапларына хезмәктәрләрен грипптан саклап куйган . Мәсәлән, "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә - 11089, "Суык" акционерлык җәмгыятендә - 110, "Бәхетле" дә 101 кеше үзләренә бушлай прививка ясаткан хезмәт коллективларына рәхмәтле.
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев киңәшмәдә катнашкан предприятие һәм оешма җитәкчеләрен бу эштә актив катнашырга чакырды. "Киңәшмәдән кайткач, нишләп минем предприятиедә вакцина ясатылмый дигән сорау бирегез. Һәр предприятие һәм оешмада вакцина ясату зчен резервлар бар!" - дип ул хезмәт коллективларын мөмкин кадәр күбрәк вакциянацияләргә киңәш итте.
Сүз уңаеннан, шәһәр шифаханәләрендә прививка ясату мөмкнилеге бар. 4нче шифаханәнең баш табиб урынбасары Гөлсәрия Абдуллина әйтүенчә, прививка ясаткан кешеләр чирләгән очракта да, авыруны җиңел үткәрәләр. Шуңа күрә бу мөмкинлекне файдаланып калырга кирәк. Шулай ук сәламәт яшәү рәвеша алып бару һәм халык медицинасы ысулларын куллану да авыруларга каршы тору көчен арттырачак диләр белгечләр.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев