Шəhри Чаллы

Чаллыга күз табиблары җыелды

7 октябрьдә Чаллыда Кама арьягы районнары күз табибларының фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда белгечләр күз авырулары хирургиясе һәм терапиясе, клиник очраклар турында фикер алыштылар, төрле оешмаларның әлеге юнәлештәге күргәзмәләрен дә карадылар. ТР баш офтальмологы, доцент, медицина фәннәре кандидаты Айдар Әмиров әйтүенчә, республикада катаракта, глаукома, макулодистрофия, диабетик ретинопатия һәм яшүсмерләрдә миопия күп...

- Әлеге диагнозлар дәвалана һәм дәвалап булмый торган очракларга аерылалар. Мәсәлән, глаукома - терапиягә бирешми торган авырулар рәтенә керә. Әмма савыктыру чаралары дөрес күрсәтелгәндә әлеге диагноз белән дә яхшы гына яшәргә була. Катарактаны бүгенге көндә төрле стадияләрдә һәм формаларда да дәвалап була. Макулодистрофия билгеле бер стадиядә генә терапиягә бирешә. 10 ел элек әлеге авыру хөкем карары буларак яңгырый иде. Хәзер инде аңа да көчебез җитә. Миопия белән авыручылар саны исә елдан-ел арта гына. Моңа гаҗәпләнергә дә кирәкмидер. Бу яшьләрнең смартфоннар, компьютерлар белән артык нык мавыгу нәтиҗәсе, - ди белгеч. Чыннан да, бүгеге көндә ике кешенең берсе я күзлек кия, я линзада. Шифаханәләргә барсаң да, окулист бүлмәсе янында һәрчак озын чиратка тап буласың.

Соңгы арада түләүле клиникалар да күбәеп китте. Моның сәбәбе нидә икән? Әллә шәһәр шифаханәлерендә эшләүче күз табиблары шулай азмы республикабызда? Бушлай медицина да онытылып барамы? Бу хакта белгечләр ни уйлый икән.

- Әйе, кызганычка каршы бүгенге көндә шифаханәләрдә күз табибларына кытлык зур. Бу яшь белгечләрнең күпләп хирургия юнәлешләрен сайлауларына бәйле. Әмма киләчәктә хәл уңай якка үзгәрер дип ышанам. Чөнки без ел саен егермеләп офтальмолог укытып чыгарабыз. Алар, һичшиксез, әлеге мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Түләүле хезмәтләргә килгәндә. Хәл алай ук начар дип әйтмәс идем. Чөнки, мәсәлән, Чаллыда гына да катарактаны факоэмульсификацияләү буенча 5 нче шәһәр хастаханәсендә югары технологияле операцияләр ясыйлар. Республика буенча да андый төр операцияләрне ясаучы хастаханәләр күп. Алар Түбән Камада, Әлмәттә, Яшел үзәндә дә бар. Гомумән, Татарстан - дәүләт секторы буенча ясалучы югарытехнологияле операцияләр буенча алдынгылар рәтендә. Әйе, кызганычка каршы, авыр очраклар түләүле шарталарда башкарыла. Әмма бүгенге көндә әлеге мәсьәләне хәл итү буенча да эшләр күрелә. Чаллыда күз авыруларына кагылышлы мәсьәләләр хакында 5 нче шәһәр хастаханәсенең офтальмология бүлеге мөдире Рифат Җамалиев сөйләде.

- Безнең хастаханәдә белгечләр белән тәэмин ителеш 100%. Күрше районнарда табиблар җитмәү сәбәпле, без Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә, Сарман, Тукай районнары авырыуларына да ярдәм күрсәтәбез. Күз авыруларыннан шәһәрдә глаукома беренче урында. Бу өлкән яшьтәге кешеләрнең саны артуы белән бәйле.Катаракта буенча да операцияләр күп ясала, - диде ул.

Моннан тыш Рифат Җамалиев барлык табибларны һәр айның өченче пәнҗешәмбесендә көндезге сәгать 15:00 онлай конференциядә дә катнашырга чакырды. Форсаттан файдаланып ТР баш офтальмологынна шәһәрдәшләребезне кызыксындырган сорауларны да бирдек:

- Караҗиләкнең күз өчен бик файдалы булуы күпләребезгә мәгълүм. Ә составында ул булган биологик актив кушылмалар зарар китермиме?

- Әйе, күпләребез бүгенге көндә андый БАДлардан файдалана. Аларны куллану - дәвалану дигән сүз түгел. Әмма зыяны да юк. Шуңа да аларны файдаланырга була. Ләкин мөмкинлек булганда караҗиләкнең үзен ашау яхшырак булыр.

- Күзләр начар күргәндә нәрсәгә өстенлек бирергә - күзлеккәме әллә линзаларгамы?

- Бу барысы да шәхси мәсьәлә. Кемгә ничек ошый бит. Мин үз вакытында күзлек тә, линза да кидем. Соңрак исә операция ясатырга булдым, - дип фикерләре белән уртаклашты Айдар Әмиров.

Альбина ЗАРИПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: