Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Чаллыга заманча онкология үзәге кирәк

    Узган җомга көнне Чаллыда яман шеш авыруларын ачыклауга һәм дәвалауга багышланган халыкара фәнни конференция булды. Елдагыча анда Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Пенза, хәтта Стамбулдан шушы өлкәдә тикшеренүләр белән шөгыльләнүче галимнәр, югары категорияле табиблар, исемнәре бөтен дөньяга танылган хирург-онкологлар катнашты. Медицина форумының безнең шәһәрдә узуы очраклы түгел. Бүген Чаллы яман шеш...

    Узган җомга көнне Чаллыда яман шеш авыруларын ачыклауга һәм дәвалауга багышланган халыкара фәнни конференция булды. Елдагыча анда Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Пенза, хәтта Стамбулдан шушы өлкәдә тикшеренүләр белән шөгыльләнүче галимнәр, югары категорияле табиблар, исемнәре бөтен дөньяга танылган хирург-онкологлар катнашты. Медицина форумының безнең шәһәрдә узуы очраклы түгел. Бүген Чаллы яман шеш авырулары буенча Россиядә беренче урында. Гомумән, Татарстандагы һәр 45 нче кеше бүген яман шеш авырулы. Узган ел 1600дән артык кешегә рак диагнозы куелды. Ничек итеп бу афәткә каршы көрәшергә һәм бүгенге медицина тәкъдим иткән дәвалау ысуллары ни дәрәҗәдә нәтиҗәле? IT Parkта узган очрашуда шул хакта җитди сөйләшү булды.

    Чыннан да, әле кайчан гына Яшьлек шәһәре исемен горур йөрткән Чаллыбызның "кара" исемлеккә керүен ничек аңларга? Өстәвенә, соңгы елларда яман шеш авыруларының артуын табиблар шәһәрнең "картаюы" белән аңлата. Әлеге тәгълимат буенча башка шәһәрләр гел яшь килеш тора түгелме?! Иң гаҗәпләндергәне: Чаллының экологиясе дә "менә дигән" икән бит. Гомумән, яман шешкә китерүче сәбәпләр арасында ул хәтта мисалга да китерелми. Ә бит экологиягә, халыкның сәламәтлегенә зыян салырлык вакыйгалар булмады түгел, булды. Әйтик, 1992 елда двигательләр заводы шартлаганнан соң, атналар буе зарарлы матдәләр янган сөремне сулап яшәде шәһәр. Бигрәк тә янгынны сүндерүдә катнашкан шәһәрдәшләр, завод эшчеләре һәм әлеге территориягә якын урнашкан комплексларда яшәүчеләр өлешенә туры килде бу зыянның иң күп өлеше. Патология белән туган сабыйларның артуы да нәкъ шул чорга туры килә. Шуңа күрә "нишлисең инде, картаябыз бит" дип, шөкерана калып утырырга хакыбыз юк. Көрәшергә кирәк дигән фикер-таләп ассызыклап әйтелде.

    Казаннан килгән галим, танылган хирург-онколог Вадим Патаев үзенең чыгышында яман шешкә китерүче төп сәбәпләрдән тәмәке тарту һәм симерүне мисалга китерде. Тиз әзерләнә торган ярымфабрикатлар, төрле фасфудлар белән мавыгырга ярамый, алар организм өчен бик зыянлы, дип искәртте. Шулай ук ашказанындагы яман шешнең ни дәрәҗәдә мәкерле икәнлегенә аерымлап басым ясады башкала белгече.

    - Ел башында диагноз куелган авыруларның ел азагына 10-15%ы гына исән кала. Кызганычка каршы, күпләр соңгы стадиядә генә мөрәҗәгать итә. Табибка еш кына авыруның газапларын азмы-күпме җиңеләйтү чарасын гына күрергә кала. Халык үз сәламәтлеген, гаиләсенең, якыннарының халәтен кайгыртуга битараф булмасын иде. Яман шешне вакытында ачыклау яки иртә стадиядә дәвалый башлау өчен, шифаханәләрдә беренчел тикшерүләрнең, диспансерлаштыру барышында участок табибларының, онкологларның биниһая игътибарлы булуы сорала. Кагыйдә буларак, шикле диагнозларны кабаттан тикшерүгә участоктагы табиблар юллама бирә. Соңгы елларда саклап калынган гомерләрдә аларның өлеше әйтеп бетергесез, - дип ассызыклады Вадим Патаев.

    Сүз дә юк, медицина бер урында тормый. Бүген алга киткән Европа илләрендә генә түгел, үзебезнең клиникаларда да яман шештән дәвалауның нәтиҗәле ысуллары кулланыла. Рак күзәнәкләренең үсешен туктата торган көчле препаратлар уйлап табыла. Авыруның соңгы стадиясендә дә саклап калынган гомерләр инде гадәттән тыш хәл буларак кабул ителми. Ракны югары дәрәҗәдә диагностикалау һәм дәвалау технологияләре акрынлап регионнарга да үтеп керә. Әлбәттә, моңа сөенергә кирәк. Ләкин яман шешнең мәкерлелеге дә шунда: ул организмны яшен тизлеге белән "җимерә". Ә башкаладан читтә урнашкан шәһәр-авылларда яшәүчеләргә кирәкле ярдәм артык соңарып күрсәтелә. Дөрес, үз сәламәтлегебезгә битарафлык та күп очракларда хәлиткеч роль уйный. Пациент, ниһаять, юллама алып, тиешле инстанциягә килеп җиткәндә, дәвалау өчен "алтын" вакыт үткән була. Урыннардагы диспансерлар, шул исәптән, Чаллы онкология хезмәте бүгенге көнгә кадәр нурланыш терапиясе белән тәэмин ителмәгән. Рак күзәнәкләренең үсешен туктата торган әлеге процедура бары тик республика үзәк диспансерында гына күрсәтелә.

    - Ләкин Чаллыда килеп туган бүгенге вәзгыятьне берьяклап кына карарга кирәк түгел. 40 ел дәверендә үзенең онкология мәктәбен булдырган талантлы табиблар коллективы бүген бернинди таләпләргә дә җавап бирмәгән (медикаментлар саклау мөмкинлеге дә юк) бинада эшләргә мәҗбүр. Коридорлар тар, пациентлар үз чиратын һавасыз, тынчу мохитта көтәргә мәҗбүр. Төшенкелеккә бирелгән авыру өчен биредә нинди өмет өстәлсен! Кайчаннан бирле Чаллыда яман шеш авыруларын диагностикалау һәм дәвалауның уртак үзәген булдыру зарурлыгы турында чаң кагабыз. Бүген бит бездә яман шеш авыруларын дәвалау белән берничә тармак шөгыльләнә. Аркадий Райкин юморындагыча, ялгыш диагноз өчен бер табиб, дәвалау өчен икенчесе, үлгән өчен өченчесе җавап бирә. Авыру беренчел тикшерүдән алып дәвалануга һәм тернәкләнүгә кадәр циклны бер генә урында үтәргә тиеш. Ә бүген Чаллыда пациент башта участок табибына мөрәҗәгать итә, анда анализлар әзер булгач, табиб аны кабат тикшерү өчен онкология диспансерына җибәрә, диагноз расланганнан соң, 2 нче шифаханәдәге химия терапиясенә яки ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә операциягә юллама ала. Әле ул очракта да инде табиблар тупсасын таптап хәлдән тайган авыруга тиешле ярдәм күрсәтелүен гарантияләп булмый. Күп очракта метастаза бөтен организмга таралгач кына авыру Казан үзәк онкология диспансерына эләгә. Менә шушы хакта инде ничә еллар чаң кагабыз. Җәмәгатьчелек тә безнең фикерне шәһәр җитәкчелегенә җиткерүдә ярдәм итсен иде. Бөтен хезмәтләрне бер бинага тупласак, җиһазланыш та тизрәк хәл ителер иде, - дип теләген дә, таләбен дә җиткерде Чаллы онкология диспансеры баш табибы Марат Мөхәммәдиев.

    Конференция кысаларында шулай ук Н.Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге директоры, РФ сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы, академик М.Давыдов Чаллы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе хирурглары катнашында катлаулы операциягә җитәкчелек итте. Ашказанындагы яман шешне кисеп алу буенча әлеге уникаль операцияне видеорежимда карау һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар алу мөмкинлеге дә бирелде.

    Матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры А.Вафин, Республика клиник онкология диспансеры баш онкологы, профессор Р.Хәсәнов һәм Чаллының әйдәп баручы онкологлары, дәвалау учреждениеләренең баш табиблары катнашты.

    Сүз дә юк, барыбыз бергәләп чаң сугар вакыт. 2014 ел нәтиҗәләре буенча безнең Татарстанда гына моңарчы диспансер исәбендә торган 85 935 кешегә тагын 5000 авыру өстәлде. Иң аянычы, яман шеш авыруы елдан-ел "яшәрә". Әлеге афәт инде балаларыбызга яный. Гомумән, ярты миллионлы шәһәргә иң соңгы медицина технологияләре белән җиһазланган заманча онкология үзәге кирәклеге бүген көн кебек ачык. Ә кадрларга килгәндә, безнең онкологларның, хирургларның квалификациясе һәм тәҗрибәсе мәртәбәле башкала табибларыныкыннан калышмый. Бу хакта Мәскәү академигы М. Давыдов ассызыклап әйтте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: