Чаллылылар 14 мең декларация тапшырган
1 гыйнвардан 2016 елның дикларация кампаниясе башланды. Физик затлар үткән ел алган керемнәре буенча 4 майга кадәр хисап тотарга бурычлылар. Кемнәр декларация тапшырырга тиеш соң? Болар - милкендә 5 елдан кимрәк торган мөлкәтен сатучылар, күчемсез милекне арендага бирүчеләр, төрле отышлардан, бүләкләрдән керем алучылар. Бүгенге көнгә чаллылар 14 мең декларация тапшырганнар...
1 гыйнвардан 2016 елның дикларация кампаниясе башланды. Физик затлар үткән ел алган керемнәре буенча 4 майга кадәр хисап тотарга бурычлылар. Кемнәр декларация тапшырырга тиеш соң? Болар - милкендә 5 елдан кимрәк торган мөлкәтен сатучылар, күчемсез милекне арендага бирүчеләр, төрле отышлардан, бүләкләрдән керем алучылар. Бүгенге көнгә чаллылар 14 мең декларация тапшырганнар һәм бу сан үткән елның шушы чорындагыдан 1 меңгә күбрәк. Салым инспекциясе башлыгы Лилия Гатина шәһәрдәшләргә әлеге мәсъәләгә җитди карап, керемнәрен декларацияләргә, штрафлар килгәнне көтмәскә киңәш бирде. Ә штрафның иң әз күләме -1 мең сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев