Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар – “Студентлар язы - 2016” җиңүчеләре!

26 нчы апрельдә Казанның "Уникс" мәдәни-спорт комплексында "Студентлар язы-2016" респбулика фестиваленең гала-концерты узды. Анда тантаналы шартларда бәйгенең җиңүчеләрен котладылар. Алар арасында Чаллының өч югары уку йорты студенты да бар иде. Фестивальнең сайлап алу этаплары 21 нче апрельдән алып 23 нә кадәр "Әкият" балалар үзәгендә узды. Катнашучыларны «Журналистика», «Хореография», «Вокал», «Театр»...

26 нчы апрельдә Казанның "Уникс" мәдәни-спорт комплексында "Студентлар язы-2016" респбулика фестиваленең гала-концерты узды. Анда тантаналы шартларда бәйгенең җиңүчеләрен котладылар. Алар арасында Чаллының өч югары уку йорты студенты да бар иде.

Фестивальнең сайлап алу этаплары 21 нче апрельдән алып 23 нә кадәр "Әкият" балалар үзәгендә узды. Катнашучыларны «Журналистика», «Хореография», «Вокал», «Театр» һәм «Оригиналь жанр» юнәлешләре буенча сайладылар. Яшьләрнең әзерлекләрен сәнгать һәм мәдәният өлкәсендә танылган шәхесләр бәяләде. Алар арасында "Голос" проектының ярымфиналисты, «Therr Maitz» төркеменең солисты һәм оештыручысы Антон Беляев, «Волга-Волга» вокал-инструменталь ансамбле җитәкчесе Антон Салакаев, Рәсәй театры әһелләре союзы әгъзасы Владимир Варнава, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, актер, режиссер Михаил Волконадский һ.б.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча «Цирк» бәйгесендә 1 һәм 2 урынны Казан инновация университетының Яр Чаллы филиалында эшләп килүче "Только МЫ" вокал-хореография студиясе яулады. Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының "Та Dам" студентлар медиа-центры журналистлары - Любовь Панферова, Алсу Гильфанова «Видеоматериал» бәйгесендә 2 нче урынны алдылар. КФУның Яр Чаллы институты студентлары - Резеда Калимуллина һәм "Сәяр" ансамбле биючеләре беренче урынга лаек булдылар. Резеда - "Автор җыры" бәйгесенең җиңүчесе, "Сәяр" ансамбле - "Халык һәм фольклор биюе", "Синтез номер" бәйгеләренең алдынгылары. Әйтергә кирәк, югары уку йортлары ярышында Гран-прины Казан федераль университеты алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев